- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Мәскәү сугышы Икенче бөтендөнья сугышы кысаларында иң мөһим сугышларның берсе .1941 елның 30 сентябре – 1942 елның 20 апреле-Мәскәү юнәлешендә совет һәм немец гаскәрләренең сугыш хәрәкәтләре уза. Нәкъ менә шул көнне немец командованиесе “Тайфун” планын тормышка ашыра башлый . Совет гаскәрләре беренче тапкыр немец гаскәрләренең массакүләм һөҗүмен туктатып, алга таба контр һөҗүм өчен алшартлар булдыра ала.
Төп бәрелеш юнәлешендә немец командованиесе куәтле йодрык төзи, ул совет командованиесе ресурсларыннан берничә тапкыр артып китә. Шуның аркасында Германия башлангыч этабында 5 Совет Армиясен чолгап ала. Чолганышка 600 меңнән артык кеше эләгә. Бу 1941 елның 5 һәм 6 октябрендә Вязьма районында була. Чолганышта калган гаскәрләр 20 немец дивизиясенә каршы тыруны дәвам итә.Чолганыштан бары тик 85 мең кеше генә чыга ала.
1941 елның декабреннән 1942 елның апреленә кадәр Гитлер гаскәрләре Мәскәүдән җитәрлек ераклыкка ташлана. Бу СССР башкаласын яулап алу Вермахт өчен җиңелү белән тәмамланды .
Мәскәү оборонасында авылдашларыбыз, Әлмәт районы Түбән Абдул һәм Елхово авылларыннан Мусин Гыйльметдин Насретдин улы, Сафин Әхмәдулла Шәйдулла улы, Сөләйманов Вилдан Сөләйман улы, Таюпов Кәлимулла Насретдин улы да катнаша.
Бөек Ватан сугышында катнашучы Сафин Әхмәдулла Шәйдулла улының шәхси анкетасыннан ; 1939 елдан 1941 елга кадәр авиациядә укчы – полк бомбардировщиклары радисты булып хезмәт итә. 1941 елның ноябрендә өч мең офицердан һәм солдаттан Мәскәү астында чолганышыннан 17 кеше, шул исәптән Сафин Әхмәдулла да чыга.
Бүгенге көндә Хәлиулла Әхмәтшина исемендәге Елхово авылы тарихы музее фондларында. Мәскәү оборонасында катнашучыларның документлары, фотосүрәтләре, батырлык күрсәткән өчен бирелгән медальлләр, орденлар бик кадерләп саклана.
Текст авторы: Халиулла Әхметшин исемндәге Елховой авыл тарихы музейның фәни хезмәткәре Минибаева М.А
#almetkraeved
#MuseumElhovo
#Музей_Фатиха Карими
#Музей_НижняяМактама