Корпункт:
1942 елның февралендә Кызыл Армиягә алынган. 171 артиллерия полкы составында бәрелешләрендә катнашып, 1943 елның июнендә яраланган, 5262 номерлы госпиталдә бер ай яткан. Аннары 1853 укчы полк составында кабат бәрелешләрдә катнашып, 1943 елның августында кабат яраланган. 1944 елда кайткан. I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән. “Ярыш”колхозында умартачы булып эшләгән. 1985 елда II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән.
