13 яшьтә 600 көянтә су ташып буламы?!
Сөбеханналлаһ, 90 яшьне бирә торган да түгел үзенә
Тимерүзәклеләр
Була, әлбәттә. Тик хәзерге буынның аның кадәр су ташырга көче җитмәстер, мөгаен.
Бүгенге көндә 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үтүчеләрнең узган тормыш юлларын тыңлаган саен, аптырый каласың. Ничек түзделәр икән?
Мөнирә әби Сагъдиевага 1 гыйнвар көнне 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Мөлаем, нурлы йөзле, эчкерсез күңелле Мөнирә әбекәй түр башларында елмаеп утырып тора иде. Сөбеханналлаһ, 90 яшьне бирә торган да түгел үзенә. Үз гомерендә өч йөрт салып керергә туры килә аңа. Мөнирә әбияшь чагында шәл дә бәйләгән. Кышлау кызының әлеге шөгыле тормыш алып бару өчен дә бик файдалы була. Шәкәнәчкә килен булып килгәч, әлеге авыл шөгыленә дә өйрәнә – күлүк (капчык)суга.
- Зарланмыйм. Тормышымнан канәгать. Аллаһы Тәгалә шундый гомер бүләк иткәне белән бәхетле мин. Гомеремә мең-мең риза. Әмма без күргәннәргә берәү дә түзә алмый, – ди Мөнирә әбекәй.
Хезмәт арбасына 10 яшеннән җигелә ул. 13 яшендә фермага эшкә килә. “12шәр сыер саудык. 600 көянтә су китерә торган идек”, – дип искә ала Мөнирә әби. Җиде тапкыр Лаешка урман кисәргә җибәрәләр аны. “Лаеш шулпасын да күп эчтем”, – диде ул бу хакта.
Үткән тормышы никадәр генә авыр булмасын, бер генә зар сүзен дә ишетмәдек аннан. Кызы Мәсхүдә дә аның хакында:
- Әниебез үзлегеннән бик күп догалар укырга өйрәнде. Бүгенге көндә Коръәнне бик матур итеп укый. Ул бик эчкерсез, һәркемгә ярдәмчел кеше. Үз әнием булганга гына алай дип әйтүем түгел. Дөресе шулай, – диде.
Тормыш бик күп сынаулар әзерләгән Мөнирә әбигә. Газиз баласын югалту хәсрәте иң олысы булгандыр. 34 яшендә кызы өч баласын ятим калдырып бакыйлыкка күчә. Балаларына гына түгел, оныкларына да олы терәк була ул. Бүгенге көндә дә авылдашларының киңашчесе, балаларының олы терәге Мөнирә әбекәй. Алдагы гомерендә дә рәхәт тормыш насыйп булсын аңа.