- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
«Җиңү язын якынайтты сезнең батырлык»
Сугыш… Бу биш хәрефле сүздә купме күз яшьләре, кешеләр күңелендәге аяныч, сагыш, ятим балалар, тол әниләр, ачлык вакыты чагыла. Сугыш кырында купме кешенең әтиләре, абыйлары, ирләре һәлак булган.Мөндеш башлангыч мәктәбендә Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, һәлак булган авылдашларны искә алу максатыннан, тантаналы митинг булды. Митингта мәктәп укучылары чыгыш ясады.Бүгенге көндә авылыбызда исән-сау булган бердән-бер сугыш ветераны Җамалиева Бибисара апа, сугыш чоры баласы Гарипов Канафи абый үзләренең башларыннан үткәннәрен сөйләделәр,укучыларга теләкләрен җиткерделәр, балаларны бүгенге тыныч тормышның кадерен белергә өндәделәр. Килгән кунакларны Иске Кырлай авыл җирлеге рәисе Сираҗетдинов Фәргат Гәрәфетдин улы һәм Төхфәтуллин Дамир Илдар улы бәйрәм белән котладылар. Яу кырында ятып калган авылдашларны 1 минутлык тынлык белән искә алып, һәйкәлгә венок салынды.
Мөндеш башлангыч класслар укытучысы Ильмира Гибадуллина