- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Сугыш чыкканда Бикчурина Гаилә Самигулла кызына бары тик унсигез яшь булган. Чибәр, зифа буйлы, дулкынланып торган озын кара чәчле җиткән кыз иде инде. Бу яшьтә күпчелек кызлар әниләре белән сердәш, фикердәш булалар. Үги ана белән дус, сердәш булулары җиңел түгел шул ул, ә әтиең үзеңнеке булса да кыз балага аның белән дус булу тагын да авыррак. Шуңа да ул бөтен барлыгы белән сугышка китәргә омтыла һәм теләгенә ирешә дә. Хәрби комииссар Байбазаровтан бу чая кыз үзен тегенди-мондый курсларга түгел, туп-туры Алгы сызыкка санитарка итеп җибәрүен үтенә.
Комиссар башын чайкап ала да: “Есть, алгы сызыкка җибәрергә !” – ди честь биреп.
Гаиләләр төялгән хәрби эшелон көндезләрен туктап торып, төннәрен генә хәрәкәт итсә дә фрицлар һавага прожекторлар асып куялар да әлә каян гына килеп чыккан самолетлары бомба яудырып китәләр.
Менә ул алгы сызыкта. Монда килеп җитүләре ай-һай авыр булды. Санитар заводында хәрби кием киендереп, аны рота санитаркасы итеп билгелиләр. Өстенә үзенә үлчәп тегелгән кебек солдат гимнастеркасы һәм итәк. Аягына күнитек, башына берет кигән кызны күргәч, сугышчылар таң калалар. Яшьрәкләрнең күңелендә: “Кемгә тәтер микән бу асылкош?” – дигән уй чагылуы бер дә гаҗәп түгел. Тик солдат, сержантларга гына түгел, офицерларга да бер дә исе китми Гаиләнең, каты чикләвек булып чыга барысы өчен дә. Сугыш хәлләренә дә тиз төшенә Гаилә: яралыларга беренче ярдәм күрсәтеп, тылга озата.....
Мөдәррис Ибрагимовның “Сайланма әсәрләр” китабыннан өзек.