- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Минем яшьлегем бик матур вакытларга туры килмәде, – дип сөйләп китте Сөләйманова Нурбисал әби. - Чөнки безгә менә шушы сугышларга кадәр, 21 нче елгы ачлыкны да кичерергә туры килде. Шуңадыр инде Бөек Ватан сугышы башлангач минем күңелемә караңгылыктан соң якты көн була, безнекеләр баребер җиңәчәк бит дигән уй килеп китте.
Сугыш башлану хәбәре бер мәлгә башка суккан төсле булды, аннары тормыш иптәшем Сөләйманов Исмагыйль: “Карчык җыенырга кирәк” - дигәч кенә, әле бит аерылу мизгелләре дә кичерәсе бар, дигән уй мине айнытып җибәрде. Тормыш иптәшем Исмагыйль Сөләйман улы,1941 елның 1 августында фронтка китте. Мин исә, алты балам белән ялгыз калдым.
Үз авылым Елховойда, колхозда эшләдем. Һәр елны колхозда печән чавып, урак урып, урман кисеп йөрдек. Шуның өчен 100 грамм он бирәләр иде. Бу көнлек норма. Шул онны болгатып аш пешерә идек. Ашка туң – черегән бәрәңге сала идек. Шулай балаларыбызга ачтан үлмәскә ярдәм иттек, аларны карап үстердек.
Кыш җитә өйне җылытырга утын юк, үзем әзерләгән утын гына бик озакка җитми иде. Кич җитә ут юк, лампага салырга керосин юк. Чыра яктысында бияләй, оекбаш бәйләп фронтка җибәрә идек. Яз җитү белән, аякка чабата киеп, Шонталадан симәнәгә бөртек күтәреп кайта идек. Чәчкән бодайны фронтка җибәрә бардык: “Тизрәк җиңсеннәр дә өйгә кайтсыннар гына иде”, дип тели идек. Нихәтле тырышсак та ирләребез сугыш кырларыннан әйләнеп кайтмады. Үлем хәбәре килгәч тә ышанмадым, алты бала атасы үләргә тиеш түгел кебек иде миңа. Биш ел шул караңгы, салкын тормышта яшәдек. Әле аннан соң да җиңел булмады, күп ир-атлар сугышта үлеп калды, ә сугыш җимерекләрен аякка бастырырга да бик күп көч кирәк иде. Авылга үлем хәбәре килгән саен, бөтенебез бергәләшеп җылый идек, ә башны түбән өймәскә тырыштык: “Ә бәлки кайтырлар әле”, - дигән өмет яшәтә иде безне.
Без кичергәннәрне бер утыруда гына сөйләп бетереп булмый. Менә киләчәк буын, кеше гомере бәрәбәренә килгән шушы матур тормышның кадерен белеп яшәсеннәр иде. Башка беркайчан да сугыш, ачлык, ятимлек булмасын иде. 1945 елның 9 мае безнең караңгы йөрәкләребезгә нур салды, югалту кайгысы кичерүдән кипкән күзләребез яшь белән тулды.
Язып алды: Хәлиулла Әхмәтшин исемендәге Елховой авыл тарихы музее җитәкчесе, Газизова Мәдинә Мисбах кызы.