- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Сөләй урта мәктәбе укучылары белән “Минем гаиләм язмышында Бөек Ватан сугышы” темасына тәрбия дәресләре циклы дәвам итә. Укучылар үзләренең бабалары турында эзләнүләрне дәвам итәләр. 7 нче сыйныф укучысы Имангулова Гөлсем Әсләх кызы да бабасы турында язып килгән.
“Мин Бөек Ватан сугышында катнашкан 4 нче буын бабам турында язарга булдым. Минем бабай, Галиуллин Сөнгатулла Галиулла улы, 1898 нче елны Әлмәт районы Урсалабаш авылында туа.Бабай балта остасы була. Хатыны белән 7 бала тәрбияләп үстерәләр. Ул сыер, ат асрап, арба, чана ясап,йорт салыр өчен бура бурап көн күрә. Сугыш башлангач, бабайны hәм олы улын сугышка алалар. Семьядагы атны да сугыш өчен алып китәләр. Әби иртә таңнан төнгә кадәр колхоз эшендә эшли. Аты булмау сәбәпле, әбигә сыерын җигәргә туры килә. Олырак балалары: 3 кызы hәм бер малае да 8 яшьтән фронт өчен басуда, колхоз эшендә хезмәт куялар. 1945 нче елның март аенда бабайның соңгы хаты, ә соңрак үлү хәбәре турында язу килә. Ул 1945 нче елның май аенда Берлинны алганда hәлак була. Бабайның фронттан төшеп җибәргән сурәте сакланган. Олы уллары 1947 нче елда сугыштан исән-сау кайта.
Мин бабам hәм сугышта катнашкан туганнарым белән горурланам. Алар алдында чиксез бурычлы булуыбызны аңлыйм. Безгә тынычлык, аяз күк йөзе, матур киләчәк бүләк иткәннәре өчен рәхмәт. Сугыш вакытында hәм сугыштан соңгы авыр елларда тылда хезмәт иткән халкыма да бик зур рәхмәт. Яңадан сугышлар булмасын, бара торганнары туктасын иде. Еллар тыныч, дөньялар матур булсын!”
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Галеев Р.Г. исемендәге Сөләй урта гомуми белем мәктәбе”нең туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы
Гәрәева Гөлмира Абдулла кызы