- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Мөхәммәтҗанов
Исмәгыйль Мөхәммәтҗан улы
15 сентябрь 1923 - 26 апрель 1995
Әйдәгез, әлеге фикернең асылына төшенер өчен тарих битләренә сәяхәткә чыгыйк..
Совет халкының Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгыннан безне бик аз вакыт аерып тора.
1941 елның 22 июнь иртәсендә фашист Германиясе Советлар союзына каршы басып алу сугышы игълан итте. Бөтен ил халкы олысы-кечесе, ире һәм хатыны фашизмга каршы үлем сугышына күтәрелде. Авылда нигездә хатын-кызлар, балалар, картлар гына калды, хуҗалыкта бөтен авыр эшләрне башкарган ирләр туган җиребезнең азатлыгын саклап, фронтта дошманга каршы сугышлар алып бардылар. Ә тылда калучыларга фронтны азык-төлек, кием-салым белән тәэмин итү бурычы йөкләнде.
Бөек җиңү, Ватан сугышында катнашучыларның батырлыгы һәм тыл хезмәтчәннәренең фидакәрь хезмәте бәрабәренә яуланды. Билгеле, без сугыш чоры балалары түгел. Олы кинолардан күреп, үзебезнең әби-бабаларыбызның, әтиләребезнең сөйләгәннәреннән генә ишетеп беләбез. Хәзер сезне сугышның ачысын-төчесен үз җилкәсендә тотып, 900 тәүлек Ленинград блокадасының серләрен ачкан кеше турында сөйләп китмәкче булам.
Ул язып калдырган язма китаптан алынмаган, ә сугыш вакытында разведкага киткәндә җиргә күмеп калдыра торган дәфтәр битләреннән...
Минем бабам Мөхәммәтҗанов Исмәгыйл Мәхәммәтҗанович 1923 елның 15 сентяберендә Иске Рәҗәп авылы (Кузнечиха р-н) хәзерге Спас районында, крестьян гаиләсендә туа.
Ул 1942 елның 10 гыйнварында уку елының I яртыелы беткәч, мәктәп скәмиясеннән үзе теләп армиягә китә. Киров шәһәрендә ашыгыч хәрби хәзерлек үтеп: винтовка, автомат, миномёт һәм башка төрле хәрби техникалы сугыш кырында, дошманга каршы куллану техникасын өйрәнеп, миномётчиклар булып, 82 нче миномётчиклар ротасы, 2 нче маршевой ботальон составында 4 нче мартта поездга утырып фронтка алып китәләр.
Үзе язып калдырганнардан: Тихвин шәһәренә җиткәндә безне юлда туктатып тревога белән поездан төшерделәр һәм без тулы сугышчан әзерлек белән якындагы бер урманга урнаштык. Боевой задание алып круговой оборона өчен акоплар хәзерләп, шунда урнаштык. Бу урында икенче төнгә кадәр торып, заданияне үтәгәннән соң группаларга бүленеп төньяк-көнбатыш юнәлешенә җәяүләп юлга кузгалдык һәм берничә көннән соң Ладога күленең көньяк-көнчыгышына 12 мартта барып җиттек. Монда без Ленинградттан күчерелүче картлар, балалар һәм карчыклар белән очраштык. Аларның кызганыч төсләренә, өсләренә, хәлләренә карап, үзебезнең сухой поёкларны бүлешеп Ленинградтагы хәлләрне аңладык. Моңарча без Ленинградның блокада да икәнен белми идек әле. Бу хәл солдат һәм командирлар, башка халыклар арасында яшерен сер булып сакланган.
Ачык һавада бер аз ял иткәч яңадан хәрәкәт итү турында инструкцияләр һәм приказлар белән танышкач минамётларны җилкәләргә күтәреп үз группаларыбыз белән юлны дәвам иттек. Ул вакытта Ладога күле аша салынган “тормыш юлы”аша , бик каты буранда немец артелериясе уты астында җәяү хәрәкәт итеп Волховстройга килеп җиттек. Бу юлны, объектны немец гаскәрләре көне-төне артелериядән атып,самолётлардан бомбалар ташлап торалар иде.Волховстройда урманлыкта ял иттек. Алдан бирелгән поекларыбызны төгәлләдек, үзебезнең туйганчы ашавыбызның соңгысы икәнен белмәдек. Команда булгач Ленинградка юл тоттык һәм көне-төне хәрәкәт итеп Ленинградка килеп җиттек. Безне бер ярым җимерек тәрәзә һәм ишекләре булмаган берничә катлы таш бинага кертеп урнаштырдылар, аскы этажда ял итәргә йокларга рөхсәт иттеләр. Ләкин ерак юлдан бик каты арылган булса да йокы дигән нәрсә безнең күзләрдән качты. Бу бинаның өске этажына менеп тәрәзә һәм ишек урыннарыннан шәһәр өстенә карамыйча түзә алмадык. Карасак шәһәрнең өсте йөрәк яргыч караңгы шомлы аваз белән ыңгыраша. Беркая да хәрәкәт сизелми . Биредә исән кеше юктыр кебек сизелә иде. Шәһәргә немец гаскәрләре эре колибрлы орудияләрдән туктаусыз атып, самолётлардан бомбалар ташлап, шартлатып, җимереп һәм яндырып торалар. Төн булса да фронтның шәһәргә бик якын икәнлеге һәм шәһәрнең хәле күренеп тора иде. Иртән яктыру белән командования составы безне өске этажга алып менеп якында күренгән Пулков биеклеге, Пушкино шәһәре, Вороньи горы, Калпино һәм башка юнәлештәге күренгән урыннарны ватык тәрәзәдән күрсәтеп, немец гаскәренең шунда урнашканлыгын һәм Ленинград шәһәрен басып алу өчен көне-төне шәһәрне артелериядән атып, самолётлардан бомбага тотып, төрле юнәлешләрдән каты сугышлар алып барганнарын, шәһәр блокада да булып, шәһәрдәге халыкның һәм фронт хәлләрен аңлатып чыкканнан соң, шәһәрне немец илбасарларыннан сакларга, фашистларны Ленинград шәһәре янында юк итәргә дигән приказны укыдылар. Безне яңа пополнение буларак, фронтның алгы линиясендә сугыш алып баручы подразделенияләргә билгеләделәр. Без бер группа яшь солдатлар минометчик-пулеметчиклар Пулкова биеклегенә туры килдек. Пулкова биеклегенә урнашкан абсирваториягә бару юлы Москва шоссе, ә ул юл туктаусыз немец гаскәрләре тарафыннан артелерия уты астында тотыла иде. Безне, бу урынны яхшы белүче, озатучы командир ярдәмендә Средне-Рогатка дип аталган үзәнлек аша короткий перебежкалар белән хәрәкәт итеп Пулкова биеклегенә килеп җиттек. Бу вакытта, 15/lll 1942 ел иде, дөнья күләм әһәмияткә ия булган Пулковская абсерватория һәм гүзәл Пулкова шәһәре җимерек хәлдә иде инде. 1942 елның җәй азагында абсерваториянең монастыренә безнең гаскәрләрнең күзәтү пункты урнашкан иде. Немец гаскәрләренең ерактан атучы артеллериясеннән туктаусыз рәвештә атып безнең күзәту пунктын юкка чыгардылар. Моннан соң безнең командованиягә дошман гаскәрләре хәрәкәтен, ут ныкталарын күзәтү һәм безнең артеллерия утын дошманга корректлау иде бу дошманга кыенлык китерде булса кирәк.
Хәтирәләр! Хәтирәләр!.. Бер Разведка тарихы:
Көннәрнең берсендә 15/IX-1942 елда мине Батальон штабына связной аша чакырдылар. Штаб урнашкан землянкада подполковник, майор һәм өлкән лейтинант бар иде.
Мин: “ Подполковник, сезнең чакыруыгыз буенча кече сержант Мухаметзянов И. И. килде” - дип рапорт бирдем. Подполковник шуннан соң, яхшы бирегә утырыгыз дип үз янына чакырды һәм миннән исәнлек-саулык сорашты, өегездә кемнәр бар, әтиегез бармы, кайда, хатлар аласыңмы, биредә күптәнме дип сорашты. Мин, авылда әти һәм 7 бала, әтинең фронтта булуы, үземнең январьдан армия сафларында хезмәт итүемне һәм хат килүен әйттем. Ул моннан соң: “ Яхшы сез биредә старый служак кадровый икәнсез. Сезгә биредә фронт обьектларының күбесе таныш, бик яхшы” - дип хуплап куйды. Передовой Линиянең картасын алды да дошман белән үзебезнең як сызык линияләрен күрсәтте һәм 1-2-3 азимутларны билгеләде. Картадан яхшылап караганнан соң бу урыннарны яңадан күренә торган урыннан бинокольдән таныштырырбыз диде. “Үзегез белән булган язу-сызу , кәгазь документларыгызны, сәгать һәм башка әйберләрегезне биредә калдырыгыз, автомат, патроннар һәм гранаталар кирәк кадәр аласыз. Өлкән лейтинант, сез бер сопёр белән үзебезнең мина кыры аша үтәргә ярдәм итәсез. Эшне 16 сәг. башларга” - дип әмер бирде.
“Күрәсезме менә ике кустарник. Бу сезнең урнашып дошманның энәсеннән җебенә кадәр күзәтү урыны. Сезнең бурычыгыз үзебезнең миналар куелган кырны зарарланмыйча саклык белән үтәргә. Дошман объектына җитеп алардагы загромождениене һәм мина кырын саклык белән дошманга сиздермичә караңгылана башлагач үтәргә һәм үзегезнең билгеләнгән урынга урнашырга. Дошманның ут нокталарын санап , нинди орудияләрдән, кораллардан атуларын, хәрәкәт итү вакытын бик яхшы итеп күзәтергә. Сине дошман сизгән очракта да башлап ут ачмаска, тереләтә бирелмәскә. Без сезне биредә һәр минут күзәтүдә тотабыз. Соравыгыз бармы”- дип сорады һәм бурычларны кабатлатты. Кирәк булган очракта ут белән ярдәм итәрбез. Уңышлар теләп мине озата чыкты.
Ял итеп алганнан соң, өлкән лейтенант белән бер сапер миңа үзебезнең траншеядан чыгып куе саргаеп кипкән үләннәр арасыннан беразрак билгеле булган эз салынган урынга җиттек. Шул урыннан миналар алынды дип миңа аңлаттылар һәм хәерле юл теләп калдылар. Мин бик саклык белән үзебезнең мина кырын үттем, нейтраль зонага чыктым. Хәзер минем өстән безнең яктан дошманга аткан, дошманның безнең алгы линиягә аткан пулялары сызгырып үтәләр. Теләсә инди пуля яки снаряд миңа төшү куркынычы артта. Шундый хәлдә нейтраль зонаны бик саклык белән үтеп, немецның алгы сызыгына, загромождениясенә һәм миналар кырына җиттем. Бу бик хәтәр участокны да саклык белән үтеп үземнең билгеләнгән урынга караңгы төшкәндәрәк килеп җиттем. Немецларның ут нокталары эшен, хәрәкәтен күзәтә башладым. Караңгы төшкәч немецлар тагын да ут хәрәкәтен арттыра башладылар. Яңадан-яңа ут нокталары ачылды. Пуля яңгыры минем өстемнән үтеп-үтеп ала. 1нче азимуттан эре колибрлы пулемёт ата, 2нче азимут тынычлык саклый, 3нче азимутта автоматчик утыра. Калган урыннарда ерактан чиратлашкан сыман автомат, пулемётлардан дошман атып тора. Шул чак сәгать 9 ларда Пушкино шәһәренә акрын гына товарный поезд килгән тавыш һәм свисток тавышы ишетелде. Бераздан соң вагон ишекләре ачылган тавышлар һәм үзара немец телендә сөйләшкән тавышлар ишетелде. Вакыт-вакыт нәрсәдер авыр булган әйберләр бушаткан тавышлар ишетелде. Бу инде, минем аңлавымча, немецлар корал, снаряд һәм башка сугыш кирәк-яраклары бушатулары иде. Миңа бу тавышларны тыңлап торып алдагы линияне онытып та җибәрергә мөмкин иде. Ләкин немецларның безнең алгы линияне куркуларыннан тәртипсез рәвештә атып торулары миңа сак булырга кирәклекне истән чыгармады.
Шулай алдагы линияне тоңлап, күзәтә торып төн урталары үтте. Яктыра башлагач немецлар вагоннарын бушатып бетерделәр булса кирәк ишекләрен яптылар. Паровозга җан керде “туп-туп” итеп “чатыр-чытыр” тавышлар чыгарып составны кузгалтты һәм саубуллашкан кебек ачы сызгыру биреп китеп барды.
Күзәтүне яңа урыннан дәвам итәм. Әллә минем турында оныттылармы дип уйлап та алам. Инде хәзер соң, бу җирдән чыгу тагын да куркыныч. Немецлар атып тора һәм сизеп алып пленга алулары ихтимал. Хәзер сигнал булмас дип күзәтүне дәвам итәм.
Төн үтеп бара, таң ата. Пушкино ягыннан салкынча таң җиле исә. Ул үзенең көзге суыгын сиздереп тәннәрне чемердәтеп ала, куллар күкле-яшеллегә әйләнеп кызышкан кебек була. Шул чак урман өстеннән немецлар ягыннан немец самолёты безнең алгы сызыкны күзәтеп үтеп килеп чыкты. Үзеннән ниндидер ике нәрсә тешереп калдырды һәм борылып урман артына югалды. Әлеге әйберләр шар булып җил уңаена безнең якка хәрәкәт итә башладылар. Бу шарлар немец пропогандасы листовкалары иде. Алар үзләренең балык, тавыклар ашап төшкән фото рәсемнәрен ясап, безнең гаскәрләргә һәм Ленинград халкына: “Бирелегез – сез инде ачка үләсез бит” - дип язган листовкалар парашюты иде. Бу парашютның берсен нейтраль зонага җитү белән безнең зенит пулеметчиклары атып яндырдылар. Ә икенчесе алгарак очты. Миңа аны күзәтү җайсыз иде. Анысын да атып төшергәннәрдер.
Немецлар үзләренең ут нокталарыннан безнең алгы линиягә атып торалар. Миңа чыгу өчен сигнал булу вакыты җитте. Ләкин сигнальный ракеталар юк. Кояш горизонттан күтәрелә башлады. Бу күзәтү урыныннан мин икенче күзәтү урынына күчтем, күзәтүне дәвам итү уңай булыр дип.
Менә инде немецлар хәрәкәткә килделәр. Ялдагылары булды булсы кирәк, сөйләштеләр, көлештеләр, команда тавышлары ишетеде һәм группалап Пушкино ягына таба хәрәкәт иттеләр.
Озак та үтмәде болар завтрак алып кайттылар. Тирә-якка татлы аш исе таралды, тамак төпләре кытыклый. Мондый исне инде без күптән сизгән юк иде. Чөнки без бу вакытта көнгә бер мәртәбә 300 грамм, шырпы тартмасыннан бик аз зур, кибәк, агач опилкасы һәм башка нәрсәдер кушып укмаштырган ипи , иртән һәм кичен бәрәңге суына берәр кашык көрпә салынган аш ала идек. Ә Ленинград халкына шуның ярты нормасы туры килгәндер. Шулай да без үзебезнең җиңәчәгебезне бик нык ышана идек,безнең белән ил, зур җир иде.
Немецларның завтраклары тәмамланды булса кирәк. Команда тавышлары яңгырый, проверка бара һәм группалап Пушкино юнәлешенә хәрәкәт итә башладылар. Ә ут нокталарыннан безнең подразделенияләр урнашкан юнәлешкә пулеметлардан аталар. Пушкино шәһәреннән көньякка урман эченнән еракка атучы эре колибрлы орудиядән ике урыннан Ленинград шәһәренә берничә залптан аттылар. 1нче һәм 2нче азимут арасында минаметтан безнең алгы линиягә 3 залп биреп аттылар. Озак та үтмәде немец солдатлары иң башларына ящиклар күтәреп үзләре урнашкан блиндаж окопка, икенче азимутка снаряд, патрон, мина һәм башка кораллар , продуктлар ташый башладылар. Яшь солдатлар патрон, консерва һәм башка продуктлар тутырылган ящикларны иң башларыннан гөрселдәтеп кенә төшерәләр, ә снаряд, граната, мина кебек нәрсәләр тутырылган ящикларны җиргә акрынлап кына куялар.
Боеприпасларны, продукталарны ташу эше көн уртасына кадәр дәвам итте. Ә огневой точкалар үзләренең заданияләрен - җимерү эшләрен, чиратлашып дәвам иттерделәр.
Соңгы немец солдатлары үзләре белән термосларда ашамлык алып кайтып, минем ач карынны кытыклаучы татлы аш исе чыгарып, обедларын ашадылар. Обед ашар алдыннан немецлар урманга урнашкан орудияләреннән Ленинградка залп биреп аттылар, ә 6 көпшәле минометлары да алардан калышмыйча безнең алгы линиягә ут ачтылар.
Көн уртасы үтеп бара, ә мин көткән сигнал ракеталары күренми. Мин төрле уйларга чумып, күзәтү эшен дәвам итәм. Шул чак, бу урынга хас булмаган музыка тавышы яңгыратып, немецларның алгы сызыгында бер солдат пәйдә булды. Ул муенына автомат аскан, ә кулына ниндидер әйбер тоткан. Үзе үләнгә чума аннан калкып авызына губная гармошкасын куеп сызгырта һәм тагы үләннәр арасына югала.
Ленинград өлкәсендә болыннарда брусника, мүк җиләге күп. Әллә нинди уйлар, фикерләр үтте: әллә бу җиләк җыярга чыккан солдатмы, әллә мине күзәтеп эләктерергә җыенучы группаның бер солдатымы дигән бик күп төрле уйлар үтә һәм үзем монардан ничек качарга дип уйлыйм. Инде миңа нишләргә? Кире чыгаргамы, я исә сигнал көтәргәме? Вакыт бик аз, нишләргә, үзеңә хәл итәргә...
Мин бу заданияне уңышлы үтәп беренче тапкыр яраланып үземнең подразделениягә кайттым. Кирәкле заданияләрне подполковникка сөйләдем. Икенче көнне без дошманга каршы каты оборона сугышы ачтык.
1941-1945 елда барган Бөек Ватан сугышында немец Ленинград шәһәрен кулга төшерә алмагач, үзләренең мәкерле планнары буенча Ленинград шәһәрен август ахыры сентябрь башларына бөтен яклап камап алдылар. Аларның бу планнары буенча Ленинград халкын һәм шәһәрне саклаучы гаскәрләрне блокадага алып, шәһәргә корал һәм продукта кертмичә, андагы бөтен ресурсларны самолеттан бомбит итеп, яндырып, халкын һәм гаскәрне ачлыкка дучар итеп, үтереп бетереп, хәлсезләндереп, соңыннан марш белән барабан сугып шәһәрне алу иде. Ләкин Ленинградны саклаучы гаскәрләр һәм ач, ялангач халык: яше-карты, бала-чагасы блокада вакытында үзләренә төшкән бөтен авырлыкларга түзделәр.
Сугыш тәмамлана бабам туган авылына кайта. Фронтовой дуслары белән соңгы көненә хәтле элемтәдә тора, алар белән хат алыша. Менә алар:
Ященко Иван Иванович Казан шәһәрендә яши, ул бабам үлгәч тә әле гаиләгә хатлар, бәйрәм котлауларын җибәреп торган. Аның үзе язган китап, брашуралары бар. Шуның берсен безгә дә салган булган.
Гусев Н.И – лейтенант, командир штабной роты.
Шаметко Д.П – стар. Лейтенант командир радиовзвода.
Орлов В.И. – инженер лейтенант.
Журавлев И.А. – оператор взвода 26 ГИАП.
Лознер Б.М. һәм хатыны Лознер Мария – военврач взвода. Һәм башкалар.
Казанга берничә очрашуга барды. Ленинградка очрашуга әзерләнде, ләкин өлгермәде, исәнлеге какшау нәтиҗәсендә бара алмады.
Кыскача бабамның үткән сугыш юлы.
15/lll 1942 елны 189 укчы дивизиясенең 6 нчы полкы 4 нче ротасында пулемётчик-автоматчик булып Пулково биеклегендә төрле юнәлешләрдә разведкага барган, оборона сугышларында катнашкан.
Шушы ук дивизие составында Ленинград блокадасын өзүдә катнашкан. 1943 нче елның 13 гыйнварында Ленинград блокадасын өзүдә булган сугышта каты яраланган. Госпитальдә дәваланып чыкканнан соң 72 КЗРБ-ВНОС (Краснознаменный радио ботальон) составында 152 нче взводта командир булып билгеләнә.
Әлеге сугыш елларындагы 900 тәүлек блокаданың 750 тәүлеген алдагы фронт линиясендә сугыша. 3 тапкыр яралана.
20 гыйнвар 1945 елда 26 ГИАП (Гвардейский истрибительный авиационный полк) составында радист оператор булып Таллин, Рига, Нарва, Выборг шәһәрләрен азат итү сугышларында катнаша.
Сугыш беткәч.
4 ел хәрәкәттәге Совет Армиясе подразделенияләрендә йөреп 1946 елның гыйнварендә туган җиренә кайта. Сугыштан соң илне аякка бастыру хезмәт фронтында эшли башлый. 1950 елдан 1983 елга кадәр 33 ел Иске Рәҗәп мәктәбендә эшләгән. Башта счетовод Һәм бухгалтер, аннан соң 1958 елдан хезмәт дәресләре укытучысы булып эшли башлаган. 1956-57 уку елында экстренно унынчы классны тәмамлый шул ук мәктәптә. 1961 елны Казанда ТИУУ да 4 айлык хезмәт укытучыларын әзерләү курсларын тәмамлый. 1983 елга кадәр ,пенсиягә чыкканчы, хезмәт укытучысы булып эшли. Эшләү дәверендә дирекциядән 8 мактау грамотасы, Райком профсоюзы, РОНО грамоталары – 8.
Дәү әнием Зөһрә белән кавышып гаилә коралар. Дәү әнием мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. 4 бала үстерәләр. Олы кызлары Зөлфия апа белән Динә апа алар юлын сайлый – Казан педагогия институтын тәмамлап балаларга математика серенә төшенергә ярдәм итәләр. Кече кызлары Фирдәвес апа шәфкать туташы. Бердән-бер малайлары, ул минем әти, Казан сельхоз академиясен инженерлык бүлеген тәмамлап авыл хуҗалыгында инженер булып эшли.
Алар икесе дә бик гадел, үз кул көчләре белән көн күрүче эш сөючән, уңган,эшне җиренә җиткереп башкаручы, олы ихтирамга лаеклы кешеләр булдылар. Хәзер инде алар икесе дә вафат. Аларның гүрләре нурлы, рухлары тыныч булсын.
Түбәндәге наградалар белән бүләкләнә.
- . Медаль “За боевые заслуги”.
2. Медаль “За оборону Ленинграда”.
3. Медаль “За победу под Германией 1941-1945”.
4. За доблестный труд 100 летия со дня рождения В. И. Ленина.
5. 20 лет Победы в ВОВ (Великая Отечественная война).
6. 25 лет Победы в ВОВ.
7. 30 лет Победы под Германией
8. 50 лет Вооружённых сил СССР.
9. 60 лет Вооружённых сил СССР.
10. За доблесть и отвагу ВОВ.
11. За доблестный добросовестный труд (ветеран труда).
12. 40 лет Победы в ВОВ.
13. 50 лет Победы в ВОВ.
Мухаметзянов Ильназ,
Ученик 6 класса
Иске - Рязяпской средней
общеобразовательной школы
Спасский район, с. Иске-Рязап,