- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Сугыш… Нинди дәһшәтле, куркыныч сүз. Бу хәбәр барлык гаиләнедә тетрәндергән. Бөек Ватан сугышы тәмамланганга 78 ел вакыт үтсә дә, аның хәтирәләре күңелләргә тирән сеңеп калган. Язлар җитү белән, Җиңү бәйрәмен билгеләп үткәндә, бу вакыйгалар кабат искә төшә.
Минем бабам, Зәкиҗанов Госман Зәкиҗан улы, 1923 елның 3 июнендә Әлмәт районы Түбән Мактама авылында туган. Бөек Ватан сугышы башлану белән дә фронтка китә.Ул сугышның беренче көннәреннән алып, Җиңү көненә кадәр сугышта булган. Бабам сөйләп калдырган: тирә -ягымда һәрчак бомбалар, миналар шартлый, ә мин яралыларны күтәреп ут астыннан һәрчак исән-сау чыга идем. Батырлыклары өчен Сталин исеменнән бик күп мактау хатлары, Батырлык өчен ике медаль белән бүләкләнә.
Сугышның төрле авырлыкларын җиңеп, сугыш тәмамланганнан соң бары туган авылына Госман бабам 1 группа инвалид булып кайта.
Авыр сугышларны үткән солдат 2009 елның 14 нче гыйнварында вафат була.Без аның батырлыгын, тиңдәшсез хезмәтен онытмыйбыз. Мин синең белән горурланам, бабам!
Шаймарданова Ландыш Атлас кызы,
Түбән Мактама 1 нче урта мәктәбенең
туган тел укытучысы