- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Новошашинская сельская библиотека МБУ “Атнинская ЦБС” принимает участие в сетевой акции #Медицина_в_военной_шинели, которая продлится с 1 апреля по 21 июня 2020 г. Акция посвящена работе медицинского персонала, медицинских учреждений или военных госпиталей в годы войны.
Татарстанның атказанган табибы, подполковник Нәгыймов Ильяс Бәйрәм улы (1915-2002) 1915 елның 5 нче мартында Әтнә районы Яңа Шашы авылында туа. Әти-әнисе бер-бер артлы вафат булып, Ильяс 3 яшендә ятим кала. Иң олы абыйсы гаиләсендә үсә. Мәктәптә бик яхшы билгеләренә генә укып 6 һәм 7 классны бер елда укып бетерә. Хыялы врач яисә астроном булу. Җиде класс белем алганнан соң, 1930 елны Казанга барып, медицина техникумына укырга керә. Русча өч сүз белгән унбиш яшьлек малайга укуы бик авыр була. Шул вакыт татар балаларын педагогика техникумына күчерергә дигән приказ чыгып, үзе кебек балалар белән Ильяс шунда күчерелә. Анда уку ике телдә алып барылып, бик яхшы билгеләренә генә аны тәмамлап педагог була. Бала чактан ук килгән хыялын тормышка ашыру өчен 3 айлык әзерләнү курсларында укып, имтихан биреп, медицина институтына укырга керә. Институтта укыганда буш вакытларында ул грузчик булып эшләп йөри. Авыр хезмәт эзсез калмый, 4 курста укыганда ревматизм белән авырта башлый. Яхшы укучы студент буларак аны Апас районына госсанинспектор итеп эшкә җибәрәләр. Районда ике ел эшли. Үзе госсанинспектор, педиатр һәм район больницасының җитәкчесе дә була. 1938 елны ул институтка кайтып педиатр факультетында укуын дәвам итә.
1941 елның 22 июнендә, нәкъ Бөек Ватан сугышы башланган көнне, актык имтиханын тапшыра. Врач-педиатр дипломы белән бергә сугышка чакыру кәгазе дә тапшырыла. Сугышның башыннан алып ахырына кадәр ул госпитальдә врач хирург булып хезмәт итә. Көне-төне яраланган солдатларны кабул итәләр. Көненә бер врачка йөзәр яраланган солдат туры килә. Сугыш бетеп, беренче мәртәбә ял алып, ул туган ягына 1946 елны кайта. Казанга кайткач өйләнә. Совет Армиясе кушуы буенча аның хезмәт юлы илнең төрле якларында - Украина, Приморье, чит ил -Германия кебек җирләрдә үтелә. 22 ел гомере Ватанга хезмәт итеп, хәрби хезмәтен подполковник булып тәмамлый. 1958 елны гаиләсе белән Казанга кайтып урнаша. Үзенең белгечлеге буенча эш таба алмый, ике ел ашыгыч ярдәм күрсәтү буенча врач булып эшли. 1960 елны онкология диспансерына баш врач итеп куялар. 1982 елга кадәр шушында эшли. Аннан соң радиология бүлегендә җитәкче вазыйфасын башкара. 50 елдан артык гомерен Ильяс Бәйрәм улы яраткан эшенә бирә. 1995 елның 31 нче маенда, 80 яшь тулгач ул эшләвеннән туктый. Гомер юлында ятимлек ачысын күреп, ачлы-туклы яшәп, ул үзен бары тик яхшы яктан гына күрсәтә. Бик күп орден-медальләре, мактау кәгазьләре шул турыда сөйли. Тормыш иптәше Фәүзия Ибраһим кызы белән бер ул, бер кыз үстерәләр. Кызы Суфия да әтисе юлыннан китә. 2002 елның 20 мартында вафат.