- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Корпункт:
Бары тик 3 класс белем алган Фазилә әби, гомере буе колхозда хезмәт куя.
Өч класс белеме дә тулы түгел инде аның. Акча эшләр, түләү түләр өчен шәл бәйли идек. Шәл бәйләп сатмасаң, сыерны алып чыгып китәләр. Түләү түли алмагач, авыл советлары идән астыннан бәрәңгене дә үзләре тутырып алып чыгып киттеләр. Ә без, биш бала елап калдык,- дип искә алды ул елларны Фазилә әби. Сүзен дәвам итеп: “Безнең сугыш беткәч кенә тамак туйды. Колхозда эшләгәч биргән ипине бүлеп-бүлеп куя идек. Монысын – бүген, тегесен иртәгә дип. Басуда ял иткәндә шәл дә бәйли идек. Күрмәгән калмады инде, - диде.
Бүгенге тормышыннан бик канәгать ул. “ Аллага шөкер. Тамак тук, өйләребез җылы," - диде Фазилә әби.