- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Кушлавычта Бөек Җиңү көне уңаеннан тантаналы бәйрәм үтте. Еллар узып үзенекен итте, инде арабызда сугыш ветераннары калмады. Әле ярый бу елларның барлык михнәтен үз җилкәсендә татыган, безне тыныч тормыш белән тәэмин итү өчен бар көчләрен куйган тыл ветераннарыбыз исән, әтиләре сугышта һәлак булган, сугыш чорында олылар белән беррәттән илгә хезмәт иткән сугыш чоры балалары бәйрәмебезгә ямь өсти.
Тантаналы бәйрәм чарасы Кушлавыч авыл клубында башланып китте. Ветераннарыбыз, кунакларыбызга Җирле үзидарә җитәкчесе Әхтәм Габделфәртович котлау сүзләрен җиткерде, чараны Кушлавыч мәктәбе, авыл клубы активистлары дәвам итте. Матур шигырь, җыр һәм биюләр беркемне дә битараф калдырмады. Өлкәннәребез үзләре дә яшь буынга үзләренең теләк-фикерләрен җиткерде.
Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбыз истәлегенә һәйкәлгә венок салып аларны бер минут тынлык белән искә дә алдык. Алар истәлегенә авыл китапханәчесе матур шигырь дә укып узды.
Очрашуга килгән өлкәннәребез Кушлавычтагы Тукаевларның музей-йортында да кунак булдылар, тарихи истәлекләр белән бик тәфсилләп таныштылар…
Бәйрәм чарасы Кушлавыч авыл мәктәбендә чәй өстәле артында тәмамланды.