Тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны, тулы Дан орденнары кавалеры Павел Алексеевич Карповның тол хатыны Татьяна Андреевна якыннары арасында үзенең юбилеен билгеләп үтте.
Тормышындагы шушы истәлекле вакыйга белән ветеранны район башлыгы урынбасары Сергей Тюнев, ветераннар оешмасы рәисе Михаил Тюленев, социаль хезмәт вәкилләре җылы котлады һәм аңа чын күңелдән сәламәтлек, имин, тыныч тормыш, бәхетле картлык теләделәр.
Татьяна Андреевна катлаулы тормыш юлы үткән. Бөек Ватан сугышы елларында Кузнечихадан ерак түгел, Юксыл җирлеге территориясендәге колхозда, башка авылларда комбайнчы булып эшләгән. Бөек Җиңүгә ул да үзенең фидакарь хезмәте белән зур өлеш керткән.
1946 елның көзендә сугыштан кайткан Павел Алексеевич Карповка кияүгә чыга, ике бала тәрбияләп үстерәләр. Башкалар кебек тырышып эшлиләр, йорт- җир җиткерәләр, хуҗалык алып баралар. Пенсиягә чыккач, бакчада эшләргә яраталар, төрле җиләк-җимеш, яшелчәләр үстерәләр.
Павел Алексеевич – 2008 елда, озакламый каты авырып, уллары вафат була. Бер-бер артлы килгән олы кайгыны кичерү бик авыр булса да, Татьяна Андреевна кызының, күпсанлы оныклары һәм оныкчыкларының даими игътибарын тоеп яши. Аларның фотолары күз алдында тора.
Ветеран хәзер дә күңелен төшермәскә тырыша, якыннарына акыллы киңәшләре белән ярдәм итә, аларга хәленнән килгәнчә терәк булып тора.
Юбилей көнендә ветеранга Россия Президенты Владимир Путин һәм район башлыгы Камил Нугаев исеменнән котлау открыткалары, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырдылар.
Күркәм юбилеен билгеләп үтте
Корпункт: