- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Әтнә районы Олы Әтнә авылында яшәүче Сәгүрә Хәкимова узган гомерләрен күз алдына китереп әнә шулай ди. Дөрестән дә, 90 ел гомер эчендә агы да, карасы да, шатлык-кайгысы да бик күп булган.
1930 елда дөньяга килгән кыз, вакыты җиткәч, авыл мәктәбенең җиде сыйныфын тәмамлый. “Әнә шуннан соң колхоз эшенә җигелдем дә инде”.-дип искә ала ул. Яшьтәшләре кебек, ул чорның барлык авырлыгын, ачысын-төчесен татырга туры килә кызга. Ирләр рәтендә эшләгән кызның тырышлыгын күреп, Молотов урманнарына җибәрәләр. Алты ай чит җирләрдә йөреп кайта кыз. “Салкын, ашарга юк”,- дип искә ала ул бу чорны. Ир-атлар белән бер бригадада булуы гына коткара аларны, бердәм булулары, бергә –дус-тату булып эшләүләре белән авырлыкларны җиңәләр. Яшьлек белән бар да- ашарга кытлык та, көнне-төнгә ялгап эшләүләр дә онытыла. 1953 елда тормышка чыга Сәгүрә апа. 35 ел пар булып яшиләр, дүрт балага тормыш бүләк итәләр. Бүгенге көндә улы Фәрит тәрбиясендә гомер кичерә ул. Кызы Илсөя дә Олы Әтнәдә яши. Кызганыч, олы улы гына 2002 елда бакыйлыкка күчә. Сәгүрә апа бик ачык, аралашучан, бүген дә вакытлы матбугат белән танышып бара, ил-көндә барган вакыйгалардан хәбәрдар. Һәр сүзе төпле, уен-көлкесен дә урынына күрә матур итеп әйтеп бирә. Шигырьләр белән сөйләшергә ярата.Сәгүрә апа бүгенге тормышыннан бик канәгать. Киләчәктә дә шулай сәламәт булып, кадер-хөрмәттә, озак еллар гаиләсенең нуры булып яшәргә язсын.