Корпункт:
Әтнә районы Күлле Киме авылында 15 март язнын бик матур көнендә истәлекле вакыйга. Күлле Киме авылынын ак әбие Мәймунә апа Гайсинаның туган көне. Мәймүнә апаны матур датасы белән котларга дип Күлле Киме авыл жирлеге башлыгы Гәрәев Хәмит Хәйдәр улы килде. 1922 нче елгы Мәймүнә апа улы Реваль, килене Илфия апа тәрбиясендә тигез, тыныч тормышта кадер хөрмәттә яши. Без аларга матур якты көннәр, сәламәтлек, балалар, оныклар, оныкчыклар рәхәтен күреп яшәүләрен телибез. Мәймунә апаның 100 яшен дә исән сау күрергә язсын иде.