Сугыш илебезгә авыр яралар, зур югалтулар алып килде. Җиңү безгә бик кыйммәткә төште.
Шуңа күрә без бу көннәр, сугыш каһарманнары турында онытырга тиеш түгел.
«Сугыш - хатын-кыз өчен түгел...» Әйе, шулай да бит, тик сугыш елларында хатын-кыз җилкәсенә күп авырлык һәм хәсрәтләр туры килде. Нәфис һәм гүзәл затларыбыз киләчәк буыннарның тормышын яклап, Ватанны саклар өчен кулларына корал алырга мәҗбүр булды.
Бөек Ватан сугышында ике миллион хатын-кыз катнашкан булса, шуларның 50 меңнән артыгы - Татарстаннан. Алар арасында әлмәтлеләр дә байтак. Аяу-сыз сугышның ачы җиле меңнәрчә хатын-кызны өермәдәй бөтереп алып, шактый михнәт-газаплар кичертә, ә күпләрнең го-мерләрен өзә…
Бүгенге язмам шундый батыр йөрәкле гүзәл затларның берсе - Мөзәянә Мәхмүт кызы Хаматдинова турында. 1923 елның 1 декабрендә Мөслим районы Әмәкәй авылында туган кыз сугышка үз теләге белән китә. Икенче Украина фронтына эләгә. Аэродромда самолетларны ягулык белән тәэмин итә, очуга әзерли. 1943 елның ноябрендә Ерак Көнчыгыш фронтына аэродром ротасына күчерелә. Җиңүне Сахалинда каршылый. Курку белмәс сугышчы кыз Япония сугышында да катнаша әле. 1946 елны гына демобилизацияләнә һәм Сахалинда эшләргә кала, шушында кияүгә дә чыга. Татарстанга 1949 елны гына әйләнеп кайта, Тымытык авылында китапханәдә эшли.
Әлмәткә исә гаилә белән 1963 елда килеп төпләнәләр. Биредә ул төзелеш техникумында китапханә мөдире булып 15 ел хезмәт куя. Шушыннан пенсиягә дә китә. Яу кырында күрсәткән батырлыклары өчен Мө-зәянә Хаматдинова Ватан сугышы ордены һәм күптөрле медальләр белән бүләкләнгән. Тормыш иптәше белән бергәләп өч бала үстергәннәр, бүгенге көндә 98 яшьлек бәхетле әбинең алты оныгы һәм тугыз оныкчыгы бар. Хәзерге вакытта Мөзәянә апа улы Фәритнең гаиләсендә гомер кичерә. Ак яулыклы әниләрен алар бик кадерләп, хөрмәтләп карыйлар.
- Дәһшәтле сугыш ел-ларының бер мизгеле дә истән чыкмый. Берүк күк йөзебез аяз гына була күрсен, сугыш була күрмәсен. Бүгенге һәм киләчәк буыннарга имин тормышта, гомерләренең кадерен белеп кенә яшәргә язсын, - дип тели күпне күреп, күпне кичергән Мөзәянә Хаматдинова.
Бер гасырга якын гомер кичергән батыр йөрәкле, курку белмәс бу ханымга, кайгыртучан һәм сөйкемле анага, сөекле әбигә сәламәтлек, бәхетле тормыш теләп калабыз. Сугыш еллары хатын-кызларына, сугышта катнашучыларның барысына да рәхмәтебезне белдерәбез һәм алар алдында хөрмәт белән башыбызны иябез.
Резеда Исмәгыйлева
