Корпункт:
1926 елның 5 июнендә Татарстанның Әлмәт районы Васильевка авылында туган. Мордвин, крестьян гаиләсеннән.
Бөек Ватан сугышында 1943 елның августынан 1945 елның сентябренә кадәр Тын океан флоты крейсерында матрос булып сугыша. Япония белән сугышта катнаша.
Сугыштагы батырлыгы өчен II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Японияне Җиңгән өчен» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнә.
Сугыштан соң 1955-1986 елларда «Татнефть» системасында эшли. Әлмәт районы Васильевка авылында яшәгән.
МБУ «ЦСМ» АМР
Фото: fotohroniki.ru