Әтнә районы Ары авылының, урыслар әйтмешли “коренной житель” булган Әкрам абый Әхмәтов турында сөйләргә дә,язарга да рәхәт. Аңа бабай, дип әйтергә тел әйләнми. Сөбеханнала, күзләр тимәсен үзенә. Әле дә егетләр кебек ул. Төз, матур гәүдәле, хәтере дә шәп. 10 яшьтән тормыш арбасына җигелсә дә, зарланмый, җор телле була белүе белән дә, үзенә тартып тора.
-11 яшемдә җәяүләп Әти янына Суслонгерга баргане кеше мин,-үзе белән таныштыруны шулай башлады Әкрам абый.-Авылдан хатын-кызлар Суслонгерга барырга җыеналар.Әби мине дә алырга куша аларга. Тик тегеләрнең мине өстерәп йөриселәре килми. Каршы киләләр. 77 яшьлек әби: “Ярый аны алмасагыз, үзем барам алайса”,-дигәч, карчыкны алып бармас өчен, мине үзләре белән алырга риза булалар.Әтием сугышта үлде. Әнием аңа кадәр үлгән иде инде. Без ике туганны, авылдагы ерак туган саналган апа тәрбияләп үстерде. 6 классны эшли, эшли укып бетердем. 7 класска барып тормадым, чөнки колхоз эшенә чыксаң, ул вакытта ашарга ипи бирәләр иде. Колхозның һәр эшен ат белән эшләттеләр,-диде Әкрам абый.
1946-1947 елларда Усадта тракторга укып кайта. Ул вакытта хуҗалык рәисенең укырга җибәрәсе килми. Ә Әкрам абый аптырап кала торганнардан түгел, юллама алып укырга китә. Укып кайткач, үз-үзенә ышанган егетне тракторга утырталар. 1960 елга кадәр тракторда эшли. Аннары тракторлар бригадиры итеп билгелиләр үзен.
Бүгенге көндә Әкрам абый 6 кызына кадерле әти, 7 онык һәм оныкчыкка яраткан бабай да ул. Бөтен тормышы туган авылы Арыда үткән Әкрам абый, бүгенге көндә дә туган авылының шифалы суларын, җанга сихәт бирә торган урман һавасын сулап, кече кызы Әлфия, кияве Рафис кадер-хөрмәтендә гомер кичерә.
Туган көне уңаеннан котлаулар кабул иткәч, Әкрам абый 90 яшькә кадәр җитүнең серен:” 30 елымны әни өчен, 30 елымны әти өчен, 30 елымны улым өчен яшәдем. Рәхәттә яшим, ашарга ризыгым, ятып йокларга чиста урын-җирем бар. Балаларга рәхмәт”,-әнә шулай аңлатты. Кызганычка каршы, 18 яшендә улы фаҗигале рәвештә вафат була аның. Аянычлы үлем, бүгенге көндә дә әти кешенең күңелен яралый.
Һәр мизгелдән шатлык табып яши белгән Әкрам абый белән 95, 100 яшьләрен каршы алганда да очрашырга насыйп булса иде.