- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
СССР Оборона халык комиссариатының 1940 елның 5 июлендәге 187 номерлы боерыгы нигезендә Кызыл Армиядә һәм милициядә колакчын бүрекләр кулланышка кертелә. Моңа кадәр кызылармеецлар легендар шлем-буденовкалар
кигәннәр. 1941 елның декабрендә бүрекләр кигән РККА сугышчылары Мәскәү астында пилоткаларда, кепиларда һәм йон подшлемникларда туңган немец частьларын тар-мар итәләр. Аның килеп чыгышына төрле карашлар бар. Аларның берсе фин халкы баш киеменнән күчерелеп алынган диләр.Кайберәүләр урта гасырлардан бирле Архангельск, Урал һәм Себер крестьяннары һәм аучылары кулланган мех баш киеме прообразы булып хезмәт иткән дип саный. Колакчын бүрекне кию кагыйдәләре: аскы кырые ике бармак киңлегендә - каш өстендә, ә йолдызчык яки кокарда үзәге борын төбендә булсын өчен, иелмичә генә, туп-туры киеп йөрү кагыйдәләре гамәлдә булган. Колакчыннарны сафтан тыш - 10 градустан түбән температурада төшерергә рөхсәт ителгән, ә сафта - командир боерыгы буенча, колакчыннарны ияк астына бәйләп куярга кирәк булган.
Текстны Халиулла Әхмәтшин исемендәге Елхвой авылы тарихы музее төзеде.