- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Корпункт:
1 нче лицейның 9 А сыйныф укучылары сыйныф сәгатендә Казандагы Бөек Ватан сугышына багышланган музей – мемориалына виртуаль сәяхәт ясадылар. Укучылар музейның оешу тарихы, андагы экспозиция белән таныштылыр. Иң кызыксындырганы, кайсы районнан күпме кеше сугышта катнашкан, нинди фронтларда сугышканнар, ничәсенә үз туган ягына кайтырга насыйп булган, ә Дан бүлегендә Татарстаннан чыккан Советлар Союзы геройлары исемлеге, Җиңү энциклопедиясендәге, госпиталь, хәрби завод объектлары, фронт кирәк яраклары җитештергән фабрика урнашкан урыннарның картасы булды. Киләчәктә музейның үзендә булу, экспонатлар белән якыннан танышу теләге белән төгәлләнде сыйныф сәгате.
Исмагилова Зөлфия Минсалих кызы,
1 нче лицейның туган тел укытучысы