- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Иске Кенәр авылыннан 150ләп кеше сугышка киткән. 74е кире кайтмаган. Мәктәп бакчасында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә һәйкәл ачу тантанасы булды. Анда шушы һәйкәлне булдыруда тырышып йөргән Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Фәһим Фәйзуллин катнашты. Һәйкәл чит җирләрдә ятып калган каһарманнарга дога укып ачылды.
Һәйкәлдә мәңгеләштерелгән исемлекне барлыйм. Бер төрле фамилиядәгеләрне блокнотыма язып алам. Абдуллин Габделфәт, Мәннәф, Мәхмүт, Рәфкать. Батыршин Фәтхрахман, Хайбрахман, Хәлил, Зәкәрия. Габдрахманов Азат, Фәтхрахман, Габдуллаҗан, Әхәт. Ситдыйков Абдулла, Вәдүт, Вәзих, Шамил. Галиев Әвхәдулла, Таһир, Тәкый. Сафиуллин Газиз, Гыйләҗи, Нурислам һ.б. Бер фамилиядәге 4әр, 3әр кеше әрәм булган. Бер гаиләдәнме алар, туганнармы? Шул сорауга җавап табарга тырыштым. Кызганыч, авылда сугыш ветераннары калмаган. 1927 елгы Нәбиулла абый Яруллин Батыршиннарны, Галиевларны, Ситдыйковларны бертуганнар дип, әйтә алды. Нәбиулла абыйның хәтере ялгышмаса, өй тулы улларын сугышка озаткан ана йөрәге ничек түзде икән?!
Моңсу бәйрәм дәвам итте. Ә мин шыпырт кына ветераннарның хәлен сорашам. Тантанада ветераннар арасында иң өлкәннәре 1929 елгы Мансура Сәлахова белән Тәлыйга Кадыйрова иде.
— 6 яшемдә әни үлде, —дип дулкынланып сөйләде Мансура апа. — Сугыш башланганда без әти белән (Сәлах Хәлиуллин) Мәскәүдә идек. Әти мине авылга туганнарга алып кайтып калдырды. Әти сугышка елап китте, мин елап калдым. Кайтмады… Гомерем буе сыер саудым. Кияүгә чыгып, бер кыз үстердем. Әтидән бер хат та алмадык. Хәбәрсез югалды. Көтә—көтә 85кә җиттем.
— Сугыш вакытында әти безнең Хәсбиулла Фәйзуллин Мәскәүдә хәрби заводта эшләде, — дип сөйләде Талия апа. — Тыны бетә торган булып, сәламәтлеге какшап кайтты. Озак тормады. Безнең буынга барысы да эләкте…
— Әти Ярулла Хәбибуллин сугыштан контузия алып кайтты, — дип сөйләде Нәбиулла абый Яруллин. — Күп тормады, үлде. 1920 елгы абый Һидият сугышта танк белән бетте.
1938 елгы Әхмәтгали Сәфәров:
— Әти Мөхәммәтвәли ат караучы булып эшли иде, алъяпкычын салды да сугышка китеп барды. Кайтмады. Хәбәрсез югалды. Әтинең абыйлары Нургали, Мөхәммәтгали – өч бертуган сугыштан кайтмады, — диде.
Иске Ашыт мәдәният йорты үзешчәннәре, Иске Кенәр мәктәп балалары концерт куйды. Моңсу бәйрәм булса да, биеп тә алдылар. Әфганстанда хезмәт итеп кайткан ире Салихҗан истәлегенә Равия Закирова “Салихҗанга хат” дигән бәет укыды. Гомере буе терлекчелектә эшләгән Равия ханымны бик матур гөлләр үстерә, яман матур итеп бәйли, дип мактап алдылар.
…Кайтмадылар. Исемнәре һәйкәлдә мәңгеләштерелде. 74 ир—ат. Кемнәр алар? Исән булганнардан шул турыда сорашырга, ул чорның тарихын язып калырга өлгерергә кирәк. Аннан соң булачак.
Румия Надршина.