Корпункт:
1924 елның 8 февралендә Татарстанның Әлмәт районы Васильевка авылында туган. Мордвин, крестьян гаиләсеннән.
Бөек Ватан сугышында 1942 елның августынан 1945 елның октябренә кадәр сержант дәрәҗәсендә катнаша. Балтыйк буе фронты составында Иске Русса, Кенигсберг, Витебск һәм Рига шәһәрләрен азат итүдә катнаша.
Сугыштагы батырлыгы өчен I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, Кызыл Байрак ордены, ике «Батырлык өчен» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнә.
Сугыштан соң 1950 елның октябреннән 1980 елның гыйнварына кадәр «Татнефть» системасында эшли. Әлмәт районы Васильевка авылында яшәгән.
МБУ «ЦСМ» АМР
Фото: fotohroniki.ru