Минем әтинең бабасы Хәйретдинов Фәрвәҗетдин Хәйретдин улы Бөек Ватан сугышында катнашкан. Сугышның башыннан азагына кадәр батыр көрәшеп кенә калмаган, туган якларына исән-сау кайтып, колхозда эшләгән. Кызганыч, миңа бабамны күрергә насыйп булмады. Шулай да, үзе исән вакытта сөйләгәннәрне туганнарым язып барганга күрә, миңа аның тормышы ап-ачык. Боларны укыгач, илебез тарихы, анда минем бабамның данлы эзе күз алдыма килә. Шул истәлекләрне бүген кабаттан яңартырга телим. Бабаемның сөйләгәннәрен ничек әйткән булса, шул килеш бәян итәм:
Мин 1921 нче елның 22 апрелендә Мөслим районының иске Вәрәш авылында Хәйретдин белән Дөрикамалның бишенче баласы булып дөньяга килгәнмен. Безнең гайләдә барлыгы 13 бала булган, тик җидесе генә исән-сау үскәннәр: өч ир бала, калганы-кызлар.
Авылда башлангыч белем алып, Мөслимгә йөреп, җиде сыйныф тәмамладым. Мәктәпне бетергәч, “Кызыл көч” колхозында төрле эштә эшләдем. 1938 нче елда абый янына Свердловскийга барып эшкә урнаштым. Беренче тапкыр поездларны шунда күрдем. Анда ике елга якын поездлар депосында вагоннар ремонтладык. Аннары кире авылга кайтып киттем.
1940 елда вербовать итеп, Урта Азия ягына “Туркменнефть”кә эшкә алып киттеләр. Безнең авылдан барысы 10 кеше идек. Анда эшләгәндә безгә сугыш башланганлыгы турында әйттеләр. Бергә килгән иптәшләр төрле участокларда эшли иде. Бер көнне шуларны күрергә киттем. Проводниктан сорап, поездның артына утырдым. Ләкин станциягә җитү белән, ярамаган урынга утыргансың дип, 6 айга кулга алдылар һәм ябып куйдылар. Мин рөхсәт белән утырган булу сәбәпле, бер дә курыкмаган идем. Закон бик каты иде шул. Мине мәҗбүри эшкә Куйбышевка җибәрделәр. 1942 нче елда кире өйгә кайттым. Кайтышлый военкоматка кердем. Военкоматта: “1-2 көн ял ит тә юлга әзерлән”, - дип әйттеләр. Өч көннән соң әтием Әгерҗегә поездга илтеп куйды. Шулай итеп кыш көне сугышка киттем. Безне Калинин өлкәсенә җибәрделәр. Калинин фронтына миномет-артиллерия частенә 1233 нче стрелковый полкка миномётчик булып билгеләндем.
Беренче сугыш ачысын Ржев шәһәрендә татыдым. Көз башларында бик каты сугышлар булды.Мин танкка каршы ата торган пушкада төзәп атучы идем. Бу сугышта безнең расчёт дошманның байтак кына танкларын яндырды. Шуның өчен 1942 нче елның 28 нче сентябрендә “Кызыл йолдыз” орденына тәкъдим иттеләр. Шушы ук елда комсомолга алдылар. Кышны шул фронтта оборонада тордык. 1943 нче елның мартыннан һөҗүмгә күчтек. Мин шул ук 45 миллиметрлы миномётта төзәп торучы вазифасын башкардым. Бу бик җитди, җаваплы эш. Үземә ышанып тапшырылган бурычны яхшы аңлый идем, чөнки нәкъ минем төгәллеккә сугышта күп кенә нәрсә бәйле. Пушкаларны ( тупларны) күбрәк үзебез тартып йөри идек. Чөнки атлар җитми. Снаряд кыйпылчыгы тиеп атлар күпләп үлә торалар. Сугышта кырылган атларны кызганып, йөрәкләрем әрни иде. Мин бит авыл малае, үзем дә ат белән эшләгән кеше. Аларның нинди кадерле булуын беләм. Менә шундый хәлләр кичерергә туры килде.
Сугыш техникасы гел үзгәреп, яңарып тора. Алар, гадәттә, бер үк принципта эшли. Тик вакыт үтү белән төгәллек ягыннан, сыйфат ягыннан яхшырак була баралар иде.
Яңадан 82 миллиметрлы миномётта төзәп атучы булдым. Күп бәрелешләрдә катнаштым һәм мине “ За отвагу” медале белән бүләкләделәр. Сугышта бүләк турында уйланылмый, күбрәк дошманны юк итү, исән калу турында гына уйлыйсың. Сугыш тынгач, фронт командиры бүләкләр тапшырганда гына үзеңнең тырышлыгыңны күрүләренә сөенәсең, исән калуыңа тагын бер шөкер итәсең.
1943 нче елда Коммунистлар партиясенә кердем. 17 ноябрьдә яңагыма кыйпылчык тиеп яраландым. Шул кыйпылчык һаман да шунда утыра әле. 1944 ел башлангач, январь аенда, үз теләгем белән, яңадан алгы сызыккка киттем. Монда яңа частька эләктем: 5 нче Сталинград фронты 2 нче артиллерия девизионына 27 нче бригаданың 251 нче миномёт полкына җибәрделәр. 120 миллиметрлы миномётта төзәп атучы итеп билгеләделәр. Безнең часть бик зур часть булу сәбәпле, кайда каты сугышлар булса, шунда күчерәләр иде. Без Ленинград сугышына кердек.
1944 нче елның мартында аркама һәм башыма снаряд кыйпылчыгы кереп яраландым, контузия алдым. Без яткан госпиталь немецлар ягында чолганышта калды. Бер иптәшем мине атка атландырып үзебезнең якка алып чыкты. Ул безнең як - Минзәлә егете иде. Бер-береңә ярдәмләшү булмаса, сугышта бик начар була. Әгәр мине шул егет алып чыкмаса, хәзерге бу тормышны күрә дә алмаган булыр идем. Аягыма басып, бераз йөри башлагач, мине тагын алгы сызыкка алып киттеләр. Бу юлы Кишинёв фронтына эләктем. Румыния, Венгрия җирләрен азат иттек.
1944 нче елның октябрь аенда өченче кат яраландым. Тагын шул сул якка туры килде. 5 ай бер госпитальдән икенчесенә күчеп йөри торгач, аякка бастым һәм кире үз частема кайттым. Җиңү көнен Венгрияда каршыладым. “За победу над Германией” медале белән бүләкләндем.
Сугыш беткәч, безне Курляндиягә (Латвия, Литва) качып калган бандалардан илне тазартырга җибәрделәр. Туган авылга 1945 нче елның ноябрь аенда гына әйләнеп кайттым.
Авылга кайткач, яңа тормыш башланды. Хәзер инде тыныч хезмәттә үзеңне күрсәтергә кирәк иде. Мин ферма мөдире һәм бригадир булып эшләдем.
Әтинең бабасы хакында миңа түбәндәгеләр мәгълүм. Кызганыч, шундый батыр бабаемны күрә алмый калдым. Шуңа карамастан, мин аның белән бик тә горурланам. Киләчәгем якты, тормышым тыныч булсын өчен үз-үзен кызганмыйча, гомерен дә бирергә әзер булган бабама - мең-мең рәхмәт!
Көннәр-якты, илләребез тыныч булсын иде!
Хәйретдинова Аделя,
Әлмәт шәһәре 4 нче гомуми белем мәктәбенең 9А сыйныф укучысы