Сталинград кан коешы 1942 елның 17 июлендә башланып китә. Вермахт гаскәрләре шәһәрнең төньягындарак булган Идел елгасына ук үтеп керә. 125 көн дәвамында канкойгыч бәрелешләр бара. Һәр урам һәм һәр йорт йөзләгән,
меңләгән корбаннар белән яулап алына. Вокзал бинасы гына да 13 тапкыр
кулдан-кулга күчә. Шәһәр җимерелә һәм кирпеч ватыкларыннан, вак
ташлардан, тимер-томыр өемнәреннән торган хәрабәләргә әверелә.
Бәрелешләр нәтиҗәсендә дошманның хәлиткеч һөҗүм төркеме дә
көчсезләнә. 19 ноябрьдән исә бөек борылыш башлана: совет гаскәрләре
һөҗүмгә күчә. Сталинградны саклап калу гына түгел, фашистларның 300мең
кешедән торган дивизиясе дә камап алына һәм юк ителә.
1943 елның 2 февралендә Идел буендагы шәһәр өчен сугышлар совет
гаскәрләренең җиңүе белән тәмамлана. Фашистлар Сталинград сугышында
1,5 миллион хәрбиен югалтса, Совет Армиясенең бер миллионга якын
солдаты һәм гражданы һәлак була. Бу сугышларда йөз меңнәрчә татарстанлы
да катнаша..Шул исәптән безнең авылдашларыбыз
1Абдуллин Мухибулла Хуббатулович
2Минхаеров Сабир Минхаерович
3 Минхаеров Гусман Зиятдинович
Сталинград очен барган сугышта катнашып үзләренең батырлыкларын
күрсәтәләр..
Шул авыр хатирәләрне яңартып, 2 февраль көнне Х. Әхмәтшин исемендәге
авылы тарихы музеенда « Исәннәр хәтерләсен, яшь буын белсен » исеме
астында Елховой урта мәктәбенең 5 сыйныф укучылары белән берлектә
батырлык дәресе утте. Чара барышында укучыларга Совет Армисе
сугышчыларының күрсәткән батырлыклары , түземлекләре һәм Сталинград
сугышының илебез җиңүенә китерүче иң беренче җиңү булсын өчен, бөтен
көчләрен куеп тырышулары турында тулылап сөйләнелде.
Шулай ук укучылар Елховой авыл тарихы музее фондларында Сталинград
очен барган сугышта катнашкан авылдашларыбызның документлары
грамоталарын, фотосурәтләрен карый алдылар.