- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Бүген, Апас туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре, Апас үзәкләштерелгән китапханә системасы хезмәткәрләре катнашында бөек татар шагыйре, каһарман - Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан Апас үзәгендә урнашкан герой-шагыйрьнең бюстына чәчәкләр салды.
Апас туган якны өйрәнү музеенда, герой-шагыйрьгә багышланган шактый зур күләмле күргәзмә эшли. Әлеге күргәзмәдә М.Җәлил һәм аның көрәштәшләре – барысы 11 герой турында мәгълумат; 1972 елда М.Җәлилнең бертуган абыйсы Ибраһим Җәлилов белән күзгә-күз очрашырга насыйп булган, китапханә ветераны Даимә Тимеркәеваның шәхси коллекциясеннән фотоматериаллар катнаша.
Минневәли Миннегалиев белән Гыйсмәтуллин Мотыйгулла Чүрибураш авылыннан 1930-1934 елларда Мәскәүдә Муса Җәлил журналист булган “Яшь эшче” газетасы типографиясендә хәреф җыючы булып эшлиләр. Аларның типографиядан алып кайткан “Ж” “Ф” хәрефләре шулай ук күргәзмәдә урын алган.
Якташ скульптор – Фәим Фәсхетдинов тарафыннан башкарылган М.Җәлилнең бюсты - төп урында.
Күпсанлы китаплар һәм матбугат материаллары күргәзмәне тагын да баета.
Китапханә хезмәткәре Шайхутдинова Римма тарафыннан “Бүреләр” шигыре яңгырады.
2019 елда Апаста күп елларга истә калырлык вакыйга булды - М.Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова кайтты. Әтисенә шундый зур игътибар бирелүенә бик нык исе китеп, шатланып елый-елый бюстка һәм Мооабит композициясенә чәчәкләр сала. Бик күп истәлекләре белән бүлешә. Әлеге очрашуда Казанда әшләп килүче М.Җәлил фатир-музеенан вәкил дә катнаша. Ул, үз чиратында Апас тамашачыларын М.Җәлилнең әсирлектә язылган Моабит дәфтәренең күчермәсе белән таныштыра.