Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Исеме кайтты илгә җыр булып...

  • ВКонтакте
  • Одноклассники
  • РњРѕР№ РњРёСЂ
    • Twitter
    • Скопировать ссылку

Исеме кайтты илгә җыр булып...

Корпункт: 
Апастовский

Бүген, Апас туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре, Апас үзәкләштерелгән китапханә системасы хезмәткәрләре катнашында бөек татар шагыйре, каһарман - Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан Апас үзәгендә урнашкан герой-шагыйрьнең бюстына чәчәкләр салды.

Апас туган якны өйрәнү музеенда, герой-шагыйрьгә багышланган шактый зур күләмле күргәзмә эшли. Әлеге күргәзмәдә М.Җәлил һәм аның көрәштәшләре – барысы 11 герой турында мәгълумат; 1972 елда М.Җәлилнең бертуган абыйсы Ибраһим Җәлилов белән күзгә-күз очрашырга насыйп булган, китапханә ветераны Даимә Тимеркәеваның шәхси коллекциясеннән фотоматериаллар катнаша.

Минневәли Миннегалиев белән Гыйсмәтуллин     Мотыйгулла Чүрибураш авылыннан         1930-1934 елларда Мәскәүдә   Муса Җәлил журналист булган “Яшь эшче” газетасы типографиясендә хәреф җыючы         булып эшлиләр.  Аларның типографиядан алып кайткан “Ж” “Ф” хәрефләре шулай ук күргәзмәдә урын алган.

Якташ скульптор – Фәим Фәсхетдинов тарафыннан башкарылган М.Җәлилнең бюсты  - төп урында.

Күпсанлы китаплар һәм матбугат материаллары күргәзмәне тагын да баета.

 Китапханә хезмәткәре Шайхутдинова Римма тарафыннан “Бүреләр” шигыре яңгырады.

2019 елда Апаста күп елларга истә калырлык вакыйга булды -  М.Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова кайтты. Әтисенә шундый зур игътибар бирелүенә бик нык исе китеп, шатланып елый-елый  бюстка һәм Мооабит композициясенә чәчәкләр сала. Бик күп истәлекләре белән бүлешә. Әлеге очрашуда Казанда әшләп килүче М.Җәлил фатир-музеенан вәкил дә катнаша. Ул, үз чиратында Апас тамашачыларын М.Җәлилнең әсирлектә язылган Моабит дәфтәренең күчермәсе белән таныштыра.

 

 

 

Опубликовано 15 February, 2022 - 16:30 пользователем Ногманов Рамис ...

Source URL (modified on 15/02/2022 - 16:30):https://tatfrontu.ru/tt/news/iseme-kaytty-ilg-zhyr-bulyp