- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Корпункт:
22 июньдә, Хәтер һәм кайгы көнендә, шәһәрнең үзәк мәйданында һәлак булган якташларыбыз хөрмәтенә куелган обелиск янында митинг булды.
Традиция буенча аны укучылар алып барды, ә сугышның тере шаһитләре – Бөек Ватан сугышы ветераннары анда иң кадерле кунак булды. Халык алдында район башлыгы Камил Нугаев, сугыш ветераны, тыл хезмәтчәне Мәмдүдә Бикбулатова, имам-хатыйб Фәрһад хәзрәт һәм рухани Сергий атакай чыгыш ясады.
Алар барысы да хәзерге һәм киләчәк буыннар өчен канкойгыч сугышта Ватаныбыз азатлыгын саклап калган, Бөек Җиңү яулаган халыкның тиңдәшсез батырлыгы онытылмаска тиешлеген ассызыклап үттеләр.
– Безгә сугыш кирәкми, – диде Мәмдүдә Бикбулатова, – без тыныч, тату яшәргә телибез. Тынычлыкны саклап калу өчен һәр кеше хәленнән килгәнне эшләргә тиеш...
Сугышта һәлак булганнар һәм Бөек Ватан сугышының барлык корбаннары истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде. Аннары һәйкәлләргә, Геройлар һәм тулы Дан ордены кавалерлары бюстына чәчәкләр салдылар.