- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Иж-Борискино авылында яшәүче Нина һәм Николай Березкиннар күптән түгел үзләренең бриллиант туйларын билгеләп үттеләр.
Алар илленче елларда өйләнешкән. Николай Иванович тумышы белән Поповкадан (бу авыл инде күптән юк), ә Нина Ильинична Фадеевкадан булса да, Березкиннар Иж-Борискинога барып төпләнә. Үз көчләре белән йорт (әле дә булса шунда яшиләр) тергезәләр. Җиң сызганып абзар-кура төзеп куялар, мал-туар асрый башлыйлар.
Николай Иванович хуҗалыкта механик, баш инженер булып эшли, остаханә мөдире дә була. Нина Ильинична фермада маллар карый, аннары почтальон итеп куялар. Березкиннар колхозда да сынатмый, йорттагы тавык чүпләп бетермәслек эш-мәшәкатьләргә дә өлгерәләр. Шуңа күрә бернәрсәгә аптырамыйлар. Аларның икесе дә ишле гаиләдә үскән, табыннан ачлы-туклы торып киткән авыр, михнәтле чорны ничек онытасың. Балаларның тамагы тук, өсте бөтен булсын өчен күп тырышырга туры килә. Шөкер, кызлары да кече яшьтән кул арасына керә башлый, авыл хезмәтенә өйрәнеп үсәләр.
Җәйләрен бакчада суган, кишер, башка яшелчә һәм җиләк-җимеш араларыннан чүп үләннәре утыйлар, су сибәләр. Әле чия, карлыган, крыжовник, виктория, алма җыю буенча үзара ярыш та оештыралар. Әниләре шул җиләктән варенье кайната, кыяр һәм помидор тозлый. Әтиләре базны зур, кышлык запас күп сыярлык итеп ясый. Артып калган яшелчә һәм җиләк–җимешне сатып, гаилә кирәк-яракларына тоталар. Николай Иванович белән Нина Ильинична яшьтән хезмәтнең тәмен белеп үскән кызларына берни дә кызганмыйлар. Мәктәпкә барганда берсеннән-берсе матуррак киемнәрне Казаннан алып кайталар. Татьянага, мәсәлән, алтынчы класска кергәндә кул сәгате алып бирә. Шунысын да әйтергә кирәк, Березкиннар телевизорны да авылда беренчеләрдән булып сатып алган.
Гаиләдә кичләрен һәркем үзенә берәр шөгыль тапкан. Нина Ильинична, мәсәлән, кышкы озын кичләрдә бәйләргә һәм тегәргә яраткан. Кызларын да шуңа өйрәткән. Татьяна Николаевнаны тегү осталыгы зур булганга күрә тегү фабрикасы коллективына җитәкче итеп билгелиләр. Торопец шәһәрендә яшәүче Любовь Николаевна да җиңел промышленность институтын тәмамлаган. Наталья Николаевна исә бухгалтер, туган авылы Иж-Борискинода эшли.
Березкиннар инде күптән умартачылык белән шөгыльләнә. Мәшәкате күп булса да, умартачылык шактый табыш китерә. Бал сатудан кергән акчага тормыш алып баручылар аз түгел. Николай Иванович татлы продукт сатудан кергән акчага җиңел автомобиль сатып алган. Сиксән яше тулганчыга кадәр йөрткән.
Күзләре начар күрә башлау сәбәпле, хәзер инде руль артына утырырга курка. Нина Ильинична да күп нәрсәгә өлгерә: өй эче дә гел тәртиптә, тәмле ризыклар пешереп тора. Элегрәк кызларын, туган-тумачаларын тәмле пироглар пешереп сыйларга яраткан. Хәзер дә аның ризыкларын мактап ашыйлар.
Заманча көнкүреш техникасы белән дә эшли белә. Тормышын автомат машинадан башка күз алдына китерә алмый. Березкиннар йортындагы тәртип урамнан ук башлана, дияргә мөмкин. Төрле бизәкләр белән бизәлгән йортлары ерактан ук игътибарны җәлеп итә. Бизәкләрне Николай Иванович үз куллары белән ясаган. Җәй көннәрендә йорт, каралты-кура тирәсендәге үләнне тигез итеп чабып тора.
...Көндәлек эш-мәшәкатьләргә күмелеп, Березкиннар алтмыш ел буе матур гомер кичерәләр. Еллар үткән саен үзара ихтирам хисе арта гына бара. Гомер буе үз көчләре һәм тырышлыклары белән эшләп тапкан малның кадерен белеп яшиләр алар. Николай Иванович әле дә булса “Җитмәгәнгә караганда, артып калуы хәерлерәк”, дип кабатларга ярата. Әйе, ул чыннан да шулай. Артып калганда күңел сөенә, яшәүгә ышаныч арта. Березкиннар балаларын да тормышның кадерен белергә өйрәтеп үстергән. Инде менә оныклары, оныкчыклары аларның эшен лаеклы дәвам итәләр.
Ирина ТЕЛИЦЫНА