Корпункт:
Кече лейтенант.1941 елның октябреннән 1944нче елның март аена кадәр 58 укчы бригаданың разведчик-минерлар бүлекчесе командиры, 1160 укчы полкта бүлекче командиры булып бәрелешләрдә катнашкан. Минск шәһәрен саклауда катнаша, каты яралана. Авыр яраланып, Чимкент шәһәре госпитәлендә ятып чыккач, 1944 елда аны хәрби хезмәткә яраксыз булганга сугышка җибәрмиләр. Ул Баку шәһәрендә нефтепромыселда эшләгән. 1948 елда туган якларга кайтып -сугыштан соң 17 ел Татарстанның нефть тармагында өлкән оператор булып эшли.“Хезмәт ветераны", “Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен”медале, 2нче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены һәм күп төрле юбилей медальләре белән бүләкләнгән.2004 елның 24 июлендә вафат була.
