Еллар бара агым судай, үтә көннәр мизгелдәй.
Исән калган ветераннар, китә безнең арадан
Кайтмаган иптәше өчен, җирләрдә яшәгәндәй
Алар тырышты сугышны булдырмаска яңадан.
Бөек Ватан сугышы тәмамлануга дистә елдан артык вакыт үтеп бара. Дәһшәтле сугышта катнашкан ветераннарыбызның саны елдан -ел кими, алар белән бергә сугыш хатирәләре дә саега. Бүген инде канкойгыч еллар турында Җиңү бәйрәме һәм һәйкәлләребез генә искә төшереп тора.
Бу уңайдан тарихи вакыйгаларны мәңгеләштерүче һәйкәл булган авылларны бәхетле дияргә була Чөнки, аларда хәтер яши. Шул һәйкәлләр яныннан узганда өлкән буын сугышка бәйле хатирәләрен яңарта, югалткан якыннарын юксынып искә ала... Яшь буын исә, тыныч тормыш өчен шушы авылдан күпме кешенең сугышка киткәнлеген, күпмеләренең яу кырында ятып калганлыгын, хәбәрсез югалганлыгын барлый.Исемлектә бабаларының исемнәрен күргәч, зур горурлык хисе кичерәләр, Туган илне саклауда һәм яклауда аның да бабасы катнашкан бит...
Безнең илебездә батырлыкка салынган һәйкәлләр шактый.Мәсәлән, “Билгесез солдат кабере”, “Ватан ана чакыра” һәм башка һәйкәлләр.Алар батырлыкка дан җырлый.
Әйе, хәтер яшәгәндә батырлар онытылмый.безнең туган җиребез Түбән Абдул һәм Елховой авыларыннан да сугыш кырына барлыгы 553 кеше сугышка китә.Шулардан 265 кешегә генә Җиңү яулап, туган якларына исән - сау әйләнеп кайтырга насыйп була, ә 288авылдашыбыз аяусыз сугышларда Туган ил өчен мәңгелеккә башларын салалар...Авылда күпме хатыннар тол, ә балалар ятим кала.
Барлык Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларыбызның якты истәлеген барлап, беренче һәйкәлне 1960 нчы елда,Елховой авыл тарихы музеена нигез салучы,мәдәният өлкәсенең атказанган хезмәткәре Хәлиулла Әхмәтшин проекты буенча ясыйлар .Вакытлар узгач, икенче мәртәбә Җиңүнең 30 еллыгына багышлап, Әлмәт районы хакимияте тырышлыгы белән, 1975 елда мәдәният йорты алдына “ Батырлыгыгыз гасырларны кичә” исеме астында зур һәйкәл бастрыла .
2013 елның 9 май аенда Хәлиулла Әхмәтшин исемендәге музей әйләнәсенә авылдашыбыз, Бөек Ватан сугышы ветераны Равилов Агләметдин улы Равилов Радик, әтисе һәм башка батыр авылдашларыбызның исемен мәңгеләштерү максатыннан “ Бөек Ватан сугышында катнашучы авылдашларга мәңгелек Хатирә”исеме астында һәйкәл бастырып куя.
2018 елның 9 май аенда, авылдашыбыз Равилов Радик Әгләм улы тырышлыгы белән, Бөек Ватан сугышы вакытында тыл хезмәтчәннәренең һәм сугыш чоры балаларыныңтылда күрсәткән батырлыкларын мәңгеләштерү максатыннан, музей әйләнәсендә тагы бер һәйкәл баса.
Текстның авторы:Минебаева М.А.