- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Һәйкәл булып баса батырлар.
Ә батырлар ике тапкыр үлми,
Җирдә алар мәңге балкырлар.
Тарихта тиң булмаган Бөек Ватан сугышы 1418 көн һәм төн дәвам итте. Илебез халыклары дошманга каршы бердәм күтәрел деләр. Тик ике юл бар: я – үлем, я – җиңү!
Сугыш тәмамлануга 78 ел узып барса да, аның кайтавазы бүген дә ишетелә. Сугыш дип әйтүгә, минем күзалдыма җимерелгән йортлар, актарылып беткән болыннар, ятим балалар килеп баса. Әйе, рәхимсез сугыш илебез халкына әйтеп бетергесез кайгы-хәсрәт китерә. Япь-яшьегетләр, кызлар, туган җирләрен саклау өчен, фронтка китәләр. Тылда калганнар да солдатлар өчен җылы оек башлар, бияләйләр бәйлиләр. Җиңү өчен дип, бар тырышлыкларын куялар. Сугыш бик күп гаиләләргә кайгы, ачы күз яшьләре китерә. Я ире, я уллары, я әтиләре Ватан өчен яу кырларында мәңгегә ятып кала. Ачлыктан тилмереп үлүчеләрдә күп булла сугыш елларында. Шулай ук фашист концлагерьларында һәлак булучыларның саны да исәпсез. Бу сугышта бик күп якташларыбыз корбан булган. Әйе, җиңү зур корбаннар бәрабәренә килде.
Чирмешән районы Бәркәтә авылыннан сугышка киткән солатлар арасында безнең туганыбыз – Ахметзянов Зиатдин Нуртдин улы да бар.
Ул 1942 елда сугышка киткән. Ул матрос булып хезмәт иткән.
Мурманскийга барганда аларга 3 мәртәбә һөҗүм иткәннәр. Иң якын иптәше шунда һәлак була. Җиңү көнен Печены шәһәрендә каршылый.
Зиатдин бабайны бик күп медальләр белән бүләклиләр (“20лет, 50лет, 55лет, 60лет Победы в Великой Отечественной войне 1941-1945гг.”, “За доблестный труд”, “В ознаменование 100летия со дня рождения В.И.Ленина”, “300 лет Российскому флоту”, “Фронтовик 1941-1945”, Медаль К.Г.Жукова).
1947 елда туган авылына әйләнеп кайта. Сугыштан соң 7 ел шахтада эшләгән. Аннары туган колхозында эшли. Лаеклы ялга чыккач та Зиатдин бабай эшен дәвам иткән. Тормыш иптәше Сагидә апа белән 62 ел бергә ике ул һәм ике кыз үстереп, балаларының шатлыкларына сөенеп гомер иткәндә, Бөек Җиңүнең 65 еллыгын үткәрә алмыйча, ветераныбыз 2010 нчы елның апрель аенда вафат булды.
Безгә тыныч тормыш бүләк иткән өчен чал чәчле, хәзерге көндә бик аз санда гына калып баручы ветераннарыбызга рәхмәт әйтеп, кадерләп яши алсак иде!
Миргалимова Эльвира Альберт кызы,
10 нчы мәктәпнең туган (татар) тел укытучысы