Бөек Ватан сугышы вакыйгалары еллар үткән саен ерагайса да, аның кайтавазы безнең гаиләбездә һаман саклана.
Минем ике бабаем сугышта катнашкан, әбиләрем тылда хезмәт куйганнар, ә әтием белән әнием – сугыш чоры балалары. Аларның икесенең дә балачак һәм үсмер еллары Бөек Ватан сугышы һәм аннан соңгы газаплы елларга туры килгән. Ачлык, ялангачлык, юклык дигән авыр хәлне алар үзләренең нәни җилкәләрендә күтәргәннәр.
Бүгенге көндә әти-әнием икесе дә, шөкер, исән-саулар, хәтерләре яхшы, үз-үзләрен карарлык сәламәтлекләре бар. Аларның хәтер сандыгында искиткеч зур тарихи истәлекләр саклана – балачак һәм яшүсмер чоры вакыйгалары күңелләрендә мәңгегә уелып калган. Әти-әнием бер-берсен бүлдерә-бүлдерә авыр хатирәләр белән уртаклашканда, тыныч кына сөйли алмыйлар, йөрәкләре сыкрый, күңелләре әрни – алар зарланмый, алар үз башыннан кичкән хәлләр белән бүлешә. Алар сөйләгәндә, ирексездән минем күзгә яшь килә, шулкадәр кыенлыкларга ничек түзеп була икән дип уйлыйм.
Әтием Фердинант Шакиров 1939 елда, әнием Әлфия Шакирова (Габдрахманова) 1940 елда Олы Әтнә авылында туалар. Сугыш аларны балачак бәхетеннән мәхрүм итә, алар әтиләренең сугышка киткәнен хәтерләмиләр, чөнки алар бик сабый яшендә. “Минем әтием Шакир Фазылҗанов сугыштан каты яраланып кайта. Миңа ул чакта 5 яшем яңа тулган гына булса да, әтинең сугыштан кайткан вакытын хәтерлим. Аның хәле бик мөшкел, чөнки ядрә үпкәсенә зыян салган була, кайтып озак та тормый, 1944 елның апрелендә бакыйлыкка күчә, Әтнәдә югары оч зиратына җирләнә. Әнием Оркыя ике апам һәм мине аякка бастыру өчен тормышны берүзе җигелеп тарта... 1922 елгы бертуган абыем Абдул армиядә 3 ел хезмәт иткәннән соң сугышка алына. Ул барлыгы 7 ел хәрби хезмәттә булып туган авылга исән-сау әйләнеп кайта, Хәлимә апа белән бергә матур гаилә корып, 3 бала үстерделәр”, – дип искә ала әтием.
Әтием 6 сыйныфтан соң басуда ат белән тырма тырмалаган, культивация ясаган, 8 сыйныфтан соң чәчүгә чыккан. “Напарник белән икебезгә икешәр ат бирделәр, икебезгә ун гектар җир чәчтек. Көнозын ачлы-туклы эшләп, кичкә таба капчык күтәрергә хәл бетә, чәчкечкә ашлыкны чиләк белән сала башлый идек. Басуга иртән биш чакрым җәяү барабыз, кич эш беткәч тагын биш чакрым җәяүләп кайтабыз. Кичкә чабаталар тишелеп бетә... Колхоз фермасында апара пешерә торган бер өй бар иде, без аны сары өй дип атадык. Шунда колхозда эшләүче малайларга көнгә бер тәлинкә шулпа бирәләр. Бәрәңгесез, коры он туглаган шулпа гына булса да, ач булгач бик тәмле тоела иде...”– дип сөйли әти. Җәен атлы косилка белән печән чапканнар, лобогрейка белән арыш урганнар, аннан жатка белән учма салдыру эше башланган. Хатын-кызлар көлтә бәйли, көлтәнең бер өлеше кибәнгә куела, бер өлешен сугарга ташыганнар. Бөтен җирдә кул хезмәте... 70-80ләп кеше эшли берьюлы. Колхозда җигәргә атлар юк, атларның яхшыларын сугышка алып китеп бетерәләр. Бөтен эш кул көче белән эшләнә, ә язгы чәчү эшләре үгез җигеп башкарыла. Болар барысы да әтиемнең хәтерендә яхшы сакланган.
Сугыш елларында авылда калган әби-бабайлар, хатын-кызлар, яшүсмерләр һәм балаларга бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр авыр хезмәт, ачлык, ялангачлык, бетләү-корчаңгы ише төрле авырулар, кыскасы, барысын да татырга туры килә. Өйләрне җылыту, мунча ягу өчен утынга кытлык. Кышын бәкедән су ташып, бер кешегә мунча ягып, 3-4 гаилә шунда юынганнар. Сугыш беткәннән соң да тормыш михнәтләре тиз генә бетеп җитмәгән әле. Бигрәк тә күп балалы гаиләләргә кыенга туры килә, аякка һәм өскә кием булмагач, бер-берсеннән калганны тегеп, ямап кигәннәр.
Әнием гаиләдә иң олы кыз буларак, йорттагы күпчелек эш аның карамагында, эне-сеңелләрен юкә кабыгыннан эшләнгән ике көпчәкле арбага салып әнисе янына имезергә алып йөрү дә аның җавапчылыгында. Әминә әбием көнозын төрле колхоз эшендә – лабазда (лабаз – чыбыктан үрелгән, балчык белән сылап эшләнгән ашлык саклый торган җир), фермада төзелештә, ат конюшнялары юу эшендә эшли. Әнием сөйләгәннәрдән: “Әти яраланып булса да, сугыштан исән-сау әйләнеп кайтты, кайтуга колхозга бригадир итеп куйдылар. Әти булгач, тормышлар бераз җайланып-ямьләнеп, тамак туеп киткәндәй булды. Әтиебез бик кешелекле, бик гадел кеше булды, колхоз эшеннән кайтып кермәде... Без сеңлем Нурфия белән сыерга ашату өчен кукуруз арасыннан өйләгә кадәр бер, өйләдән соң бер уфалла арбасы зәңгәр чәчәкле үлән җыеп кайта идек... Ничәнче еллар булгандыр, әти мине бер авылдашыбызга ияртеп Иске Мәңгәргә тегермәнгә ашлык тартырга җибәрде, үгез җигеп, арбага бер капчык ашлык салып, әби-бабай өен күрсәтергә барганым исемдә калган... Әни күпләп суган үстерде, без сеңелләрем белән су сибеп, чүбен утап булыштык. Уфалла арбасына төяп әни белән базарга сатарга чыкканыбыз, хәтта Дөбъязга, Марига кадәр барып сатканыбыз хәтеремдә. Марида күмер сатучы урыслар күпләп алалар иде суганны. Суган саткан акчага мәктәпкә китап-дәфтәрләр алдык.
Мәктәпкә укырга барганда китап-дәфтәрне яулыкка төреп бардык, портфель-сумка ише нәрсә юк.
Әти бригадир булып эшләгән вакыттагы полевой сумкасын миңа биргәч и сөенгәннәрем. Бик озак шул сумка белән йөрдем укырга. Мәктәптә бик салкын була иде, хәтта язу карасы каткан вакытлар булды. Өс-баш начар, ашарга юк, аякта күтәрмәле башмак, яңгырлы көннәрдә аңа пычрак ябыша, аның балчыклары мәктәп идәненә коела. Җыештыручылар нихәл юып бетергәндер ул идәннәрне... Җиделе керосин лампасы яктысында яздык, укыдык, дәрес хәзерләдек, бераз үсә төшүгә кичләр буе шәл бәйләдек...”
Әтием сыйныф җитәкчеләре Хәдичә апаны сагынып искә ала: “Яңа ел көнне мәктәпкә баргач, укытучыбыз Хәдичә апа һәрберегез бишәр сум акча алып килегез дип, өйләребезгә кайтарып җибәрде. Акча кемдә бар, кемдә юк. Без кире мәктәпкә әйләнеп килгәндә укытучы апабыз безгә Яңа ел бүләге – 3 алма, 2 конфет әзерләп куйганы исемдә калган. Хәдичә апа бик әйбәт, бик бала җанлы укытучы булды, укучылар авырганда өйләренә барып хәлләребезне белеште.”
Ашау мәсьәләсенә килгәндә, бик җиңелләрдән булмый. Әти-әнием тайпи пешерү өчен басудан өшегән бәрәңге җыюларын әрнеп искә ала. Өшегән бәрәңгене уып, изеп, шуңа он кушып, морҗага ябыштырып пешерелгән ипи сымак әйберне тайпи дип атаганнар. “Ачлык галәмәте – бик тәмле дип ашый идек шул тайпине. Сугыштан соң, тормышлар бераз рәтләнгән кебек булгач, сеңлем Нурфия белән ипи салу өчен угычтан берәр табак бәрәңге уа башладык. Уган бәрәңгегә он кушып әни ипи пешерә, ул чиле-пешлерәк була, шуны өч көн ашыйбыз”, ди әнием. “Бәрәңгенең кабыгын да ташламадык. Язын бәрәңгенең тирән күзе белән кабыгын кисеп алып утырта идек. Бәрәңге өлгерә башлауга кабыгын чыра белән кырып пешерә башлыйбыз. Мари ягы бай, бөтен тапканны җыеп Марига барып бәрәңгегә алмаштырып кайттык. Җәен тамак ачса, ат кузгалагы, чыпчык кузгалагы, какы, балтырган, башак уып ашадык, – дип дәвам итә әти, – көн-төн эшләгән халыкка хезмәт хакы өчен таяк куеп бардылар. Уңыш мул булган елны көз көне таяк санынча ашлык өләштеләр, ә уңмаганда анысы да бик аз бирелде. Авыл халкының асраган малларын бернинди рөхсәтсез абзарлардан елатып алып чыгып китү очраклары да күп булды.”
Язгы басу-бакча эшләре беткәч, җәй буе мал-туарларга печән һәм кышлыкка ягарга утын хәзерләү белән мәшгуль була әти-әнием. Малларны ашату өчен ашлык басуы кырыйларыннан урак, чалгы белән чабып печәнгә яраклы яшеллек җыю, уфалла арбасы белән печән ташу, мичкә ягу өчен басуда комбайн урып киткәннән соң калган камылны кул белән җыю, көтү туплаган җирләрдән сыер тизәген җыеп киптеү, Күшәр ягындагы сазлыктан чыбык-чабык, Каенсар урманыннан утын, агач ботаклары алып кайту кебек эшләр аларга яхшы таныш. Шулай эшләп, ныгып, чыныгып, хезмәт сөючән булып үсә ул чор балалары.
Әти белән әнинең кавышу тарихына да тукталдык: “Бала вакыттан аралаштык, 15-16 яшеннән бер-беребезне охшатып йөри башладык. Минем әти бригадир булгач, колхоздан ат бирделәр. Фердинант атлар ярата, атка кызыгып безнең өйгә төшеп, әтигә һәм бабайга хуҗалык эшләренә булышып йөрде. Кичләрен гармун уйнап авыл урамнарын әйләндек, кичке уеннарга, танцыга чыктык, шуннан мине озата кайта иде. 1958 елда армия хезмәтенә китте, аннан 3 ел көтеп алдым. 1962 елның гыйнварында өйләнештек, өч балага гомер бирдек. Бергә тормыш итә башлаганыбызга 64нче ел китте”.
“Без үскән вакыттагы тормышның авырлыгын хәзерге яшьләр күз алдына да китерә алмый, сөйләсәң ышанмый да. Бигрәк авыр чорда үстек, ачлык, юклык үзәккә үтте. Бүгенге тормышларыбыз бик әйбәт, бар да бар, яшебез генә олыгайды. Хәзерге яшьләргә яшәү, эшләү өчен мөмкинлекләр бик зур. Шушы рәхәт, мул тормышның кадерен белеп яшәсеннәр иде”, – дип тели әнием.
Әти-әниебезнең тормышы безнең өчен һәрчак үрнәк. Никадәр авырлыклар күрсәләр дә, көчле рухлы булып, намуслы хезмәт белән, сынмыйча-сыгылмыйча яшәүләрен дәвам иткәннәр. Тормышта үз урыннарын табып, үзеннән соң килгән буынга үрнәк булып, дөньяның ямен, тәмен, рәхәтен белеп яшәгәннәр һәм яшиләр. Ә күңелләрендә бары бер генә теләк: “Дөньялар тыныч булсын”.
Ләйлә Әхмәтова (Шакирова) Олы Әтнә авылы – Казан шәһәре
