- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Хайрова Нәфисә Нурмөхәммәт кызы 1930 елда Әлмәт районының Тайсуган авылында туа. Сугыш башланганда аңа нибары унбер яшь булса да, өлкәннәр белән бергә колхозда хезмәт куя. Авыр сугыш һәм сугыштан соңгы чорда алар булдыра алганча тырышканнар. Сугышның сары сагышы әтисезләр йөзендә диләр. Балалар сугыш дигән ачы хәсрәтнең фаҗигасен туганнан ук тоеп, үз күзләре белән күреп, ачлык - ни икәнен татып үскән. Әтисе сугышка китә, гаиләдә биш бала кала. Әнисенә ияреп, утын әзерләү, печән чабу, гаиләне туйдыру өчен, басуда калган черек бәрәңгеләр җыю дисеңме?! “Колхозга да эшкә кушалар иде. Басудан черек бәрәңге җыярга чыга торган мичтә пешереп безгә ашата торган иде. Ярый әле басуларда төрле-төрле үләннәр бар иде, шулар ачлыктан саклап калды. Алга таба басуда да ашарга яраклы үләннәр кими башлады”... – дип, янә үткәнгә кайта ул.
Авырлыкларга карамастан, вакыт аны чыныктырды, кыенлыклардан курыкмаска өйрәтте. Хәтта 92 яшендә дә Нәфисә Нурмөхәммәт кызы оптимист булып кала, һәр яшәгән көнгә шатлана белә.Нәфисә Нурмөхәммәт кызын юбилее белән тәбрик итәргә Миннибай станциясе мәдәният йорты эшчеләре килгән иде. Алар юбилярга Рәхмәт хаты һәм бүләкләр тапшырдылар. Кунаклар хөрмәтле ветеранга гаилә бәхете, балалар игелеге, саулыклы озын гомер теләделәр.
Ризванова Сирена Аминовна, директор СК ст.Миннибаево