Безнең Арча ягының горурлыгы булган Бөек Ватан сугышы геройларыбыз бар.Алар Советлар Союзы Геройлары: Валентин Ежков, Гатаулла Салихов, Нәкыйп Сафин,Гани Сафиуллин Һәм Леонид Соколовлар.Ватаныбыз азатлыгын һәм бәйсезлеген яклап сугыш кырларында үз-үзләрен аямыйча көрәшкән шушы якташларыбыз алдында баш иябез.Без бик бәхетле чорда яшибез.Тыныч тормышта яшәвебез белән иң беренче чиратта без шушы геройларыбызга бурычлыбыз.Алар кулларына корал тотып,үлемне дә аямыйча ,бәхетле киләчәк өчен сугышка кергәннәр. Япь — яшь килеш яу кырларында башларын салганнар. Бөек Ватан сугышы беткәнгә дә инде шактый вакыт үтте. Әмма сугыш хатирәләре, дошманга күкрәк киереп каршы торган, изге җиребезне саклап калган, аның иминлеге өчен гомерен дә кызганмаган каһарманнар һичкайчан онытылмас. Арчаның үзәгендә, 9 май бәйрәмендә һәр елны мәңгелек ут яна. Кешелек тарихында булган иң зур,иң канлы сугышның миллионнар йөрәгендә калдырган әрнүләре,кайгылары ялкыныннан кабынган хәтер уты ул.Бөек Ватан сугышының дәһшәтле һәм фаҗигале көннәре елдан-ел ераклаша барса да, ул коточкыч вакыйгаларны халкым һич оныта алмас. Шулай ук Социалистик Хезмәт Геройрары: Мирбәт Хәстиев, Дания Галимова,Стелла Габдрахманова , Галимулла Әсхәдуллиннар бар.Алар Арча төбәген үстерүгә һәм күтәрүгә бик күп хезмәт куйган шәһесләр.Районда бүгенге көндә Бөек Ватан сугышында катнашкан 68 ветеран яши.