- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Минем бабам, Хафизов Габделәхәт Самат улы.
Сугыш... Нинди шомлы һәм авыр сүз бу! Ул ничә миллион кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган.
Сугыш... Меңәрләгән шәһәрләрне җимергән, җир йөзендә гөрләп торган авылларны юкка чыгарган, шау чәчәккә күмелгән бакчалар янып, көлгә әйләнгән. Бөек Ватан сугышы... Бөек Җиңү... Бу вакыйгалар, андагы батырлыкларга 79 елдан вакыт үтеп киткән.
Күпме сулар аккан,күпме кышлар-җәйләр узган. Ә нәрсә беләбез соң без сугыш турында?.. Сугыш турында без бары тик дәреслекләрдән генә укып, кинолардан гына беләбез. Безнең авылдан да Бөек Ватан сугышында туган ягымны, туган илемне дошманнардан саклаган күпме батыр яшәгән. Илебез ярым җимерек хәлгә килде, халкыбыз күпме кайгы-хәсрәт кичерде?! Туган ягың тарихын белмәү, кызыксынмау бик борчылу тудыра торган күренеш!
Дәһшәтле сугыш еллары бер авылны да читләтеп үтмәгән.Дүрт елга сузылган бу сугыш һәрбер гаиләгә кайгы китергән.Бер гаиләдән дүртәр ир-егет сугыш кырларында ятып кала.
Безнең туган авыл да бу кайгы – хәсрәттән читтә калмады. Бу дәһшәтле елларда туган авылыбыз ниләр кичерде икән? Сугыш еллары елдан – ел артта калганга, әбиләребез – бабаларыбыз сирәгәя һәм олыгая барганга, безнең буын бу хакта белмәгәнгә күрә,әбидән,әнидән бабамның Бөек Ватан сугышында күргәннәрен, белгәннәрен, кичергәннәрен язып алып калырга булдым.Кызганычка каршы, безнең авылда бүгенге көнгә бер генә сугыш ветераны да калмады.
Минем бабам, Хафизов Габделәхәт Самат улы, 1916 елның 1 июлендә Лениногорск районы Ормышлы авылында эшче крестьян гаиләсендә туган. Әтисе – Миннулла, әнисе – Хәдичә исемле булганнар. Авылда җир-мал белән шөгыльләнгәннәр. Аларның 2 атлары, сыер, сарыклары һәм бик олы таш келәтләре булган. Шул келәттә чабата үргәннәр, итек басканнар.
Авылнын бик уңган кызы Минасма Ярулла кызы белән 4 бала үстерәләр:2 малай,2 кыз.Фоат,Голгенә (әниемнең әнисе), Гөлчирә,Рөстәм.
1941 елның 22 июнендә Бөек Ватан сугышы башлана.Ормышлы авылы сугышка 206 кешене озата. Шуларның 103 нә генә кире әйләнеп кайтырга насыйп була.Әмма сөйгән хатынын, ул һәм кызларын калдырып бабайны 1942 елның октябрь аенда фронтка озаталар.Красноармеец була.
Көн артыннан көннәр үткән. Сугышка яраксыз ир-ат төрле заводка, шахталарга эшкә алына. Авылдагы бөтен эш картлар, хатын-кызлар, яшүсмерләр җилкәсенә төшә. Бабай киткәннән соң бөтен эш әбием өстендә кала. Тормышны алып барырга кирәк бит. Алабута, башка төрле үләннәр, черек бәрәңгедән пешерелгән ашлар төп ризык булган. Балалар кечкенә дип тормаганнар кырга әбигә ярдәм итәргә барганнар, мал-туарны да караганнар - бер генә буш вакыт та булмаган. Әбиләр көнне – төнгә ялгап, “Барысы да Җиңү өчен!”- дип эшләгәннәр, оекбашлар бәйләгәннәр, иген үстергәннәр. Авыр эш, сәләмә кием, ашарга җитмәү үзәккә үткән. Сугыш бетсә дә, тормыш көннән көн катлауланган. Барлык кеше дә авыр хезмәт башкарган, рәхәт тормыш турында берәү дә сорамаган. Һәр кеше кулыннан килгән кадәр тырышкан: басу да сукалаган, үгез һәм ат белән йөкләмә үтәү өчен ашлык төягән. Көчләреннән килгәнчә Җиңү көнен якынайтканнар. Әбием тырыш, булдыклы, кешелекле, авырлыклар алдында каушап калмый торган олы йөрәкле, киң күңелле, сабыр һәм шул ук вакытта гади һәм тыйнак кеше булган.
Минем бабама сугыш кырларыннан әйләнеп кайту насыйп була.Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.Ләкин аңа тыныч тормышта озак яшәргә туры килми.Алган яраларыннан 1949 елда үлә.Әби биш вакыт намазын укып, Ходайдан илгә, көнгә тынычлык сорап, изге догаларын укып гомер кичерә. Берсеннән-берсе уңган,булган 4 бала белән гомер иткән.Авыл халкы әбине хөрмәт иткән, яраткан.Әби 93 яшендә вафат була.
Сугыш... Нинди җан тетрәндергеч сүз бу! 1941 елдан 1945 елга кадәр барган каты сугышта күпме кешенең гомерен алып киткән. Без нинди рәхәт, матур, тыныч тормышта яшибез икән. Әгәр без тыныч, матур өйләрдә, тату гаиләдә яшибез, иркен мәктәпләрдә укыйбыз икән, белегез - бу җирдә безнең матур яшәвебез өчен меңләгән солдатның каны, әбиләребезнең ачы тире түгелгән. Бу яшьлекнең кадерен, тормышның ямен белеп яшик, кешеләр!
Без, бүгенге көн балалары, бүгенге матур тормышта, тыныч күк астында, әти- әниләребезнең җылы кочагында гомер кичерәбез. Безнең балачак - бәхетле балачак.
Бу тынычлыкны яулап алып биргән ветераннарга, сугыш чоры балаларына, тыл ветераннарына безнең рәхмәтебез чиксез. Сезнең батыр хезмәтегезне һичкайчан онытмабыз. Сезгә лаеклы алмаш булып үсәрбез.
Толларның күзендә,
Ятимнәр йөзендә
Сугышның шәүләсе бар һаман.
Күңелдә шом яши,
Җәен дә җан өши -
Сугышлар булмасын яңадан!
Автор: Тагирова Залина Айратовна ученица 4 класса
МБОУ «Верхнемактаминская ООШ