Корпункт:
2023 елның 15 февралендә Кичүчат авыл китапханәсендә Муса Җәлилгә багышланган «Гомере анын моңлы бер җыры иде»дип аталганәдәби сәгать узды. Чарада катнашучылар Муса Җәлилнең балачак,яшүсмерләр еллары турында һәм булачак шагыйрьнең балачактан шигырь язарга хыяллануы турында белделәр.Укучылар Бөек Ватан сугышы елларында шагыйрь тормышының героик сәхифәләре белән дә таныштылар. 1942 елның җәендә, каты яраланып, Җәлил әсирлеккә еләгә. Кеше булмаган шартларда әсирлектә ул корал түгел, ә карандаш белән көрәшүдән туктамады, дошманга карата нәфрәтен белдерде. Чарада балаларга М. Җәлилнең шигырьләрен укыдылар. Безнең арада булмаса да, аның шигырьләре һәм батырлыгы мәңге күңелдә сакланачак.
Китапханәче Бикмучева Гөлфия Әнвәр кызы.