Әтнә районы Күәм авылында гомер итүче Гөлбәрия апа Шәфикова 90 яшен билгеләп уза.
Күзләр тимәсен үзенә. Гөлбәрия апа Шәфикованы күргәч күнелггә килгән иң беренче уй шул булды. Әби диясе килми, җитезлеге, тынгысызлыгы белән шаккатырды ул.Кызы-кияве, улы-килене, 9 онык, 12 оныкчыкбулганда, әби, дип әйтүдөресрәктер дә.Тик Гөлбәрия әбигә апа, дип эндәшәсе килә.Күзләр тимәсен, "унсигез"яшҗлек кызлар шикелле әле ул. "Хәрәкәттә-бәрәкәт" дигән мәкалҗ нәкү менә аның кебекләргә туры килә дә инде.
Әтнә районы советының аппарат җитәкчесе Гөлнара Галәүтдинова, социаль яклау оешмасы җитәкчесе Әминә Галиева, бөтен шартын китереп, әбекәйгә район башлыгы Габделәхәт Хәкимовның, Россия Президенты В. Путинның юбилей белән котлаган открыткаларын тапшырдылар. Истәлек бүләкләрен дә әбекәй рәхмәт итеп алды.
Гомер буе колхоз эшендә хезмәт куя. Нинди генәэшкә кушсалар да, җиренә җиткереп башкара.
-Урман кисәргә Сабага кадәр җәяү бардык.Балта белән пычкысын да күтәреп барырга туры килде.Чабаталар тишелеп, урманнан бик күп тапкырлар оекбаш белән генә кайтырга туры килде,-диде ул уфтанып. Ул арада сүзен дәвам итеп:-Хәзер бик рәхәттә яшибез, Аллага шөкер. Балаларым, оныкларым гел хәлемне белеп торалар,-диде.
Бүгенге көндә дә тик торуны белми ул. Балалары, оныклары никадәр генә эшләтмәскә тырышсалар да, Гөлбәрия әби ут кебек, урамны да әйләнеп кайта, авылдашларының, күршеләренең дә, якыннарының хәлен дә белергә өлгерә.Чишмәгә төшеп, су да алып кайта. Гәрчә, өенә су керсә дә. Ике кулына биш литрлы савыт белән су алып кайтуны бернигә дә санамый ул.
Балалары бәрәңгене дә утыртмаска кушалар үзенә. Бәрәңге бакчасына печән дә чәчеп куйганнар. Тик тынгысыз йөрәкне, туктатып буламы соң. Яшелчә бакчасындагы алмагач төбенә, күршеләреннән орлык алып булса да утырта бәрәңгене Гөлбәрия әби. Кул кушырып , зарланып утыру аңа хас сыйфат түгел шул. Афәрин!
Тормыш иптәше Мансур белән ике ул, бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Олы улы Рөстәм белән, Мансуры вафат инде. Кызы Зөбәрҗәт белән, икенче улы Илһам, аларның гаиләләре, оныклары Гөлбәрия әбинең шатлык-куанычы. Гөлбәрия әбинең ташып торган энергиясенә, эчкерсез, тынгысыз йөрәгенә, тормыштан ямь табып яши белүенә сокланмый мөмкин түгел.Исән-сау булсын да, 95,100 яшен дә каршы алырга насыйп булсын.