- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Минем әтиемнең бабасы 1926 нчы елның 18 нче августында туган. 1942 нче елда 7 сыйныф тәмамлап, хәрби хезмәткә алынганчы колхозда эшли,чөнки ир-атлар сугышта була. Бабай 1943 нче елның 6 нчы ноябрендә хәрәкәттәге армиягә чакырыла. Аңа 17 яшь була. 1944 нче елның 30 нчы гыйнварында хәрби присяга кабул итеп запастагы 9 нчы укчылар полкында укчы булып хезмәт итә.Язын, Днестр буендагы сугышларда ике атна бозлы сулы окопта ятарга туры килә. Бу алга таба аның сәламәтлегенә зыян китерә.Сугыштагы хәрби дәрәҗәсе –сержант, вызыйфасы укчы, утчы, отряд командиры.1943 нче елдан 1945 нче елга кадәр 2 нче Белорусс фронтында сугыша, Белоруссияне, Варшаваны, Берлинны азат итүдә катнаша.1944 нче елның маеннан 1945 нче елның сентябренә кадәр 36 нчы утчылар батальонында сугыша. 1945 нче елдан 1951 нче елга кадәр Германиядә, Польшада Совет гаскәрләрендә хезмәт итә. 1951 нче елның ахырында демобилизацияләнә. 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, “Варшаваны азат итү, “Германияне җиңгән өчен”, “Совет армиясенә һәм флотына 30 ел” юбилей медальләре белән бүләкләнә. 2008 нче елның 14 нче маенда вафат.
Әби сөйләгәннәрдән: 1945 нче елның маенда әтинең бабасы Берлинга төрле яктан кердек дип сөйләгән.Бер яктан Жуков армиясе, икенче яктан Рокоссовский армиясе кергән.Хәрби өйрәнүләр вакытында командир- карт укытучы аларга бомбага тоту вакытында инде моңынчы булган бомба чокырына качарга кирәк дип өйрәтә. Бу белемнәр аны берничә мәртәбә үлемнән коткарып кала.
Автор: Сафин Радик Азатович
Әлмәт шәһәре 4 нче белем мәктәбе укучысы