Корпункт:
Якташыбыз, Ямбакты авылы егете, “Ватаным Татарстан” газетасының җаваплы секретарь урынбасары Равил Гатауллин әлеге газета архивыннан табып алган уникаль фоторәсемне безгә җибәрде.
Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ
1940 елның 30 августында Мәскәүдә ТАСС фотохәбәрчесе А.Грибковский төшереп алган фоторәсемнең артына түбәндәге сүзләр язылган: “29 августта СССР Югары Советы Президиумы Рәисе иптәш М.И.Калинин бүләкләнүчеләргә орден һәм медальләр тапшыра.
Рәсемдә: иптәш М.И.Калинин капитан С.П.Спирьковка Ленин ордены, “Алтын Йолдыз” медале һәм Советлар Союзы Герое исеме бирү турында Грамота тапшыра. Кызыл Армиядә хезмәт иткәнче иптәш Спирьков Свердлов исемендәге колхозда (ТАССРның Куйбышев районы) бригадир булып эшләгән.”
Кайбер мәгълүматларга караганда, әлеге фоторәсем сугышка кадәр дә, аннан соң да республикабыздагы матбугат чараларында басылып чыкмаган. Димәк, моннан 75 ел элек төшерелгән фоторәсем беренче тапкыр безнең газетада дөнья күрә. Моның белән горурланырга кирәк, чөнки кайвакыт мондый фоторәсемнәр бары бер нөсхәдә генә ясалган, шуңа күрә алар бик тә кадерле.
Шунысын искәртик, Степан Петрович Спирьков 1904 елның 27 декабрендә Казан губернасының Спас өязе Бугровка авылында туган. Спас Затонының Спас поселогында дүрт классны тәмамлаганнан соң, суднолар төзү заводында эшләгән. 1919 елда Бугровкага кайта һәм Свердлов исемендәге колхозда эшли, аннары хәрби пехота училищесын тәмамлый, капитан дәрәҗәсенә ирешә, 7 нче армиянең 86 нчы укчы дивизиясе составындагы 330нчы укчы полкның батальон командиры була.
Спирьков Төньяк-көнбатыш фронт гаскәрләре составында совет–фин сугышы елларында зур кыюлык күрсәтә. 1940 нчы елның мартында Виипури шәһәре тирәсендә (хәзерге Ленинград өлкәсендәге Выборг шәһәре) Спирьков командалык иткән батальон Скиппари торак пунктының төньяк өлешенә һәм мөһим стратегик пунктларга бәреп кереп, дошманның күп солдатын һәм техникасын юк итә. Вилайоки торак пункты өчен бәрелештә Спирьков каты яралана, әмма позицияне ташлап китми. Советлар Союзы Герое исеменә ул “...фронтта акфиннарга каршы сугышта сугышчан заданиеләрне үрнәк үтәве, кыюлык һәм батырлык күрсәткәне өчен” лаек була.
Якташыбыз Бөек Ватан сугышы елларында Казанда, Ульяновскида һәм Мәскәү өлкәсенең Загорск шәһәрләренең хәрби комиссары булган. Степан Петровичның сугышчан юлы шулай ук ике Ленин, Кызыл Байрак һәм Кызыл Йолдыз орденнары, хөкүмәтебезнең башка бүләкләре белән билгеләп үтелгән.
Полковник Спирьков 1954 елда запаска чыга һәм Мәскәү шәһәрендә яши. 1982 елның 2 сентябрендә вафат булган.
Степан Спирьковның бюсты шәһәребездәге “Геройлар аллеясы” һәйкәл-мемориалының композициясендә урнаштырылган. Туган авылындагы урамнарның берсе аның исемен йөртә.