Ул 1921 нче елны Әлмәт районы Миңлебай авылында туган .
Чистай медучилищесын тәмамлап, сугышка кадәр беркадәр шәфкать туташы булып эшләп кала. Сугыш чыгу белән ике уйлап тормыйча хәрби комиссариатка юл тота һәм үзен фронтка җибәрүләрен үтенә. Аның теләген канәгатьләндерәләр.1941 нче елны сугышка китә. Аның да сугышчан хезмәтләре хәрби госпиталь белән бәйле. Тик ут сызыгы янындагы кыр госпитале түгел, ә тылдагысы. Монда инде сугыш кырыннан сани- таркалар алып чыккан, санбатларда, кыр госпиталендә беренче ярдәм күрсәтелгән, азмы-күпме дәваланган авыруларны кабат фронтка җибәрерлек итеп аякка бастырырга яки каты яралыларны тыныч хезмәткә булса да ярарлык итеп дәвалап өйләренә озатырга кирәк була. Медикның хезмәте монда да мөһим, монда да кыен һәм җаваплы. Мәгълүм бер мәгънәле фронт сызыгы моннан да үтә. Тик бу аның икенче яки өченче эшелоны гына. Сугыш бетүгә Гадилә туган авылына кайта һәм 1974 елгача фельдшер- акушер булып эшли.
Гаҗилә Гайфулла кызы Ишморатова (1921 -1974)
Корпункт:
