Гатауллин Абдул Гатаулла улы 1919 елның 4 февралендә Олы Әтнә авылында гади колхозчы гаиләсендә туа. Әтисе Гатау, әнисе Мәрьямбану исемле була. Алар бергә 5 бала тәрбияләп үстерәләр: 2 ул һәм 3 кыз. Абдул гаиләдә олы бала була.
Әтисе Гатау киномеханик булып эшли. Киномеханик хезмәтенең барлык нечкәлекләрен тирәнтен үзләштергән Гатау ага бу һөнәрен, улы Абдулга да төшендерә. Аның күңелендә кино сәнгатен үстерү, буыннан-буынга тапшыру теләге бик көчле булган, күрәсең. Шуның белән бергә татар авылында беренчеләрдән булып кино күрсәтә башлау, аның өчен зур горурлык та булгандыр.
Гатау ага улы — Гатауллин Абдул үзенең хезмәт юлын киномеханик булып башлый. Кечкенәдән әтисе янында кино күрсәтергә булышып йөрүе нәтиҗәседер, ул 1937 елда киномеханиклар курсын тәмамлый һәм Кызыл Йолдыз районына күчмә тавышлы кино күрсәтү үзәгенә начальник итеп билгеләнә. Кечкенә вакытын искә алып, Абдул ага: «Буем кечкенә булу сәбәпле, әтигә булышырга баргач, әти минем аяк астына ящик куя иде, мин шул ящикка басып, кино аппаратын әйләндерә идем», — дип сөйли торган булган. Армия сафларында хезмәт иткәндә, 1945 елның октябреннән алып хезмәт срогын тутырганчы кино - радиотехник булып эшли. Үзен иң оста кино күрсәтүче итеп таныта. Сафтан чыккан КА-25 маркалы кино аппаратын ремонтлап, аны гел төзек хәлдә тота.
Абдул ага 1934 елдан 1939 елга кадәр, Олы Әтнә авылында киномеханик булып эшли. 1939-1946 елларда Совет Армиясе чик сакчылары гаскәрендә хезмәт итә, Бөек Ватан сугышында катнаша. Сугыштан соң, госпитальдә ята, ярасы төзәлгәч, туган ягына кайта. Мәдәният йорты директоры, пропаганда бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкара. 1954-1959 елларда Казанда Югары партия мәктәбендә белем ала. 1959 елдан 1960 елга кадәр Арча районы Тукай исемендәге колхозда башлангыч партия оешмасы секретаре булып эшли.
1960 елда Арча районының Ленин исемендәге колхозга рәис итеп билгеләнә. 1967 елда колхоз КПССның Арча район башкарма комитеты тарафыннан истәлекле байрак белән бүләкләнә.
Хуҗалыкны үстерүгә керткән хезмәтләре өчен колхозчыларның республика һәм өлкә партия конференцияләренә делегат итеп сайлана. Абдул ага югары хезмәт нәтиҗәләре өчен «Ленин», «Почет билгесе» орденнары, 4 медаль, КПСС Үзәк комитеты һәм Министрлар Советының Мактау кәгазьләре белән бүләкләнә. Күп мәртәбә район һәм авыл советы депутаты итеп сайлана.