- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
“Татарстан музейлары язы-2020” акциясе кысаларында. Әтнә районы Шиһабетдин Мәрҗани музеенда Зиннатуллин Әнвәр Зиннәт улының фронттан язган өч хаты саклана. Зиннатуллин Әнвәр Төрекләр авылында 1924 елда туган. Комыргуҗа җиде еллык мәктәбен алдынгы укучыларның берсе булып тәмамлый. Техника белән кызыксынганга, колхоз аны механизаторлар курсына укырга җибәрә. Ул кайткач, Әнвәр туган колхозында тракторчы булып эшли башлый. Ә бераздан тырыш, эшчән егетне комсомол сафына кабул итәләр. Тормыштан ямь, хезмәттән тәм табып эшли башлагач кына, Бөек Ватан сугышы башлана. Унҗиде яшьлек комсомолец Әнвәр Зиннатуллин немец-фашист илбасарларына каршы сугышка китә. Нинди генә каты сугышлар булмасын.Әнвәр әти-әнисенә хат язарга да онытмаган. Еш килгән аның хатлары. Барысы 156 хат сакланып калган бертуганнарында. Ул хатлар туган илгә, әти-әнисенә, туган авылына, игенче хезмәтенә мәхәббәт, дошманга нәфрәт белән сугарылган. “Исәнмесез, кадерле әнием, әтием. Бик сагындым сезне. Исән-имин яшисезме”,- дип башлаган ул хатларын. “Син пешергән ашларны сагындым әни. Үзем эшләп киткән тракторыма утырып җир сөрәсем килә. Сезне, авылны, су буйларын сагындым. Исән булсам, бер кайтырмын”,-дип дәвам иткән хатларын. Сагыну хисен сүз белән генә сөйләп бетерә алмаганга, җырлар да яза торган булган:
Су буенда салкын чишмә,
Сулары көмеш кебек.
Әкрен искән җилләр белән
Тавышыгыз килгән кебек.
Фашистларны җиңәчәгенә нык ышанган, туган илгә исән сау әйләнеп кайту шатлыгын кичерү бәхетенә өметләнгән:
Киң каешларым,
Килешеп тора билгә.
Фашистларны тар-мар иткәч
Кайтырбыз туган илгә, - дип язган.
Ләкин Әнвәргә җиңү көнен күрергә насыйп булмый, 1944 елның 28 гыйнварында геройларча һәлак була. Гәүдәсе Киев өлкәсе Звенигород районы таулары янындагы геройлар каберлегендә күмелгән. Ватаныбызның бәйсезлеге өчен һәлак булган Әнвәр кебек егетләр аналар йөрәгендә дә, халык күңелендә дә мәңгелек,үлемсез. Видеоязмасын түбәндәге ссылка буенча карый аласыз:
https://www.instagram.com/tv/B_Zu2XFnA_w/?igshid=1vgabgneouldz