Мөҗәһит Бәдретдинулы 1921 елның 17 мартында Әлмәт районының Абдрахман авылында туган. Сугышка кадәр ул туган авылында яши һәм эшли, әмма Бөек Ватан сугышы башлану белән аның язмышы мәңгегә үзгәрә.
1940 елда Кызыл Армиягә алынган. 68 укчы полк составында башта Финсугышында, аннары Бөек Ватан сугышына кереп китә. 1940-1946 елларда Волхов фронтында, Ленинград блокадасында катнаша. 1941 елның нояберендә яраланып, өч ай госпиталдә ятып чыккач, 305 укчы дивизиянең 1002 укчы полкында сугыша. 1942 елда әсирлеккә төшә һәм Германиягә озатыла, аннан аны Франциягә күчерәләр.
1946 елда авылга исән-сау кайтып җитә. Сугышчан хезмәтләре өчен II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медале, шулай ук юбилей медальләре белән бүләкләнгән.
Сугыш әмамланганнан соң Мөҗәһит Фәрхетдинов тыныч тормышка кайта һәм үз иле файдасына хезмәт итүен дәвам итә. Төзелеш оешмасында слесарь булып эшли. 2007 елның 5 мартында вафат була.
ФӘРХЕТДИНОВ МӨҖАҺИТ БӘДРЕТДИН УЛЫ
Корпункт: