- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Мөдәррис Әхмәтзәки улы Ибраһимов 1925 елның 24-нче августында Тайсуган авылында укытучылар гаиләсендә туган. Ләкин аларга биредә гомер кичерергә насыйп булмый. Ул вакытта укытучыларны авылдан-авылга күчереп йөрткәннәр. Алар да 1932-нче елда Миңлебай авылына килеп төпләнәләр. Миңлебай авылы Мөдәррис абыйның икенче туган авылы дисәң дә була. Чөнки аның бөтен гомере шушы авыл белән бәйле була. Әхмәтзәки ага шулай ук тынгы белмәс кеше була. Һәрчак эзләнә, яңалыклар артыннан куа. Алар бирегә килгән чакта башлангыч мәктәп өч җирдә, кечкенә биналарда урнашкан була. Мөдәррис абыйның әтисе, ниһаять, балаларны шатландырып, 1933-нче елда яңа мәктәп салдыра. Шулай ук балаларга җидееллык белемне үз авылларында гына алу мөмкинлеге туа. Ул да әтисе салдырган мәктәпне тәмамлап, Әхмәтзәки ага юлыннан, укытучы һөнәрен сайлый. Шушы теләк аны Бөгелмә педучилищесына алып килә. Мәктәпне “бик яхшы” билгеләренә генә тәмамлаганлыктан, аны имтиханнарсыз гына кабул итәләр.
Ләкин барлык хыялларны да чәлпәрәмә китереп каһәр суккан сугыш башлана. Башта әтисен - Ибраһимов Әхмәтзәкине -сугышка алсалар, соңыннан, 1943 елның башында, дөнья күрергә өлгермичә, сугышның нәрсә икәнлеген үз күзләре белән күрү Мөдәррис абыйның өлешенә дә төшә. Ул башта Киров өлкәсендә Слободский шәһәрендә кече командирлар курсын тәмамлый. Сугышка отделение командиры буларак Харьков янында керә. Бер үк вакытта аңа кул пулеметы белән дә немецларны кырырга туры килә. Каты бәрелешләрдә Мөдәррис абый берничә тапкыр яралана, контузия ала. Озак госпитальдә ятып, дәваланганнан соң, Одессада офицерлар хәзерләүче училищега эләгә. Шул вакытта, Украина, Румыния, Болгария, Югославия, Венгрия, Австрия илләрен немец фашистларыннан азат иткәндә елгалар булып аккан каннар, иптәшләренең алган яраларыннан интегеп ятуларын Мөдәррис абый күңелендә саклаган. Ә Венгриядәге Балатон күле янындагы бәрелеш, ягъни Сталининград сугышы, аның күңелендә аеруча уелып калган. Бөек Ватан сугышын ул Альп итәкләрендә союзниклар белән очрашып тәмамлый. Ләкин аңа туган якларына тиз генә кайтырга насыйп булмый. Сугыштан соң Австриядән Румыниягә 4500 чакрым араны марш белән җәяү үтәргә туры килә. Һәрвакыт белемгә омтылган Мөдәррис абый Румыниядә III Украина фронты каршындагы хәрби-политик училищены тәмамлый. Инде урта белемле булса да, ул күңеленә тынгы таба алмый, ничек тә булса әтисенең юлын дәвам итәсе килә иде аның. Әтисе Әхмәтзәки ага гына кабаттан укучылары алдына басып дәрес бирә алмый, чөнки ул яу кырында батырларча һәлак була Мөдәррис абыйга туган якка кайтыр өчен бусагаларны күп таптарга туры килә. Ниһаять, аңа Миңлебайга кайтырга рөхсәт бирәләр.
Сугыштан соңгы авыр еллар. Мөдәррис абыйны кайту белән үк элекке вазыйфасын башкарырга кушалар. Ләкин биредә аңа озак тоткарланырга туры килми. РОНОга чакыртып алалар да хәрби комиссариат вәкиле белән Тайсуган мәктәбенә военрук итеп җибәрәләр.Ул бу вазыйфасын яратып башкара. Тиз арада авыл һәм район җитәкчеләренең ышанычын яулап ала. 1948-нчы елның декабрендә үткәрелгән ВЛКСМ райкомы конференциясендә Мөдәррис абыйны Әлмәт район комсомол комитетының беренче секретаре итеп сайлыйлар. Ләкин ниләр генә тәкъдим итеп,эшләтсәләр дә, барыбер, әтисе укыткан мәктәп якынырак булгангадыр,аны үзенә тартып торган. Шулай итеп, 1955 елның 15 августында ул Миңлебай мәктәбенә директор булып килә. Әтисе салган мәктәп тузу сәбәпле, 1956-1960-нчы елларда хуҗалык ысулы белән агачтан яңа мәктәп салдыра. Аңа егерме дүрт ел җитәкчелек итү дәверендә Мөдәррис абый бердәм, оешкан һәм инициативалы коллектив туплый. Бу мәктәптә ул үзен чын педагог итеп таныта. Төп эшеннән тыш ул “Октябрь” колхозының партия оешмасы секретаре вазифасын да башкара.
Күргәнебезчә, Ибраһимов Мөдәррис Әхмәтзәки улы, бик эш сөючән кеше булган. Әле моның белән генә аның хезмәт сөючәнлеге тәмамланмый... 1979-1982-нче елларда Миңлебай авылы советы рәисе, 1984-1988-нче елларда парторг, 1995-2006-нчы елга кадәр “Фатих Кәрими” музее директоры булып эшли. Әле болар өстенә 30 ел буе авыл Советы депутаты булып та сайлана. Мөдәррис абый утыз өч ел буена Миңлебай, Тайсуган, Сөләй мәктәпләрендә эшли.
Гомеренең соңгы елларында Мөдәррис ага файдалы, халык , тарих өчен кирәкле эш белән шөгыльләнә. Ул Миңлебай авылында һәм мәктәптә туган якны өйрәнү буенча зур эш алып бара. Авылыбыздан чыккан олы галим, педагог, язучы һәм җурналист, нәшир, җәмәгать эшлеклесе Фатих Кәриминең иҗатын, эшчәнлеген барлый. Ул аның Казандагы туганнарын эзләп таба, очрашып , сөйләшә. Хәтта Оренбургта чыгарган “Вакыт” газетасын табуга да ирешә. Ф.Кәрими турында бетмәс-төкәнмәс материал туплап, авылда музей ачуга ирешә. Мөдәррис ага авыл тарихын язучы да. Аңа бу хезмәтләре өчен без чиксез рәхмәтле.
Журналист, язучы буларак ул безне үзенең үткен мәкаләләре, тарихи язмалары, хатирәләре белән һәрчак шатландырып торды. Шуныда билгеләп үтә секилә, Мөдәррис абыйның язмалары шул кадәр пөхтә, төзек, аларны эшкәртмичә дә газетага бирергә булгандыр дип уйлыйм мин. Аңа карап сокланмый мөмкин түгел, күпне күргән, авырлыклар кичергән ил агае ул... Әгәрдә инде саный китсәң аның матбугат битләрендә 300 ләп иҗат эше дөнья күрә. Арада зур бүләккә лаек булган язмалар да бар. 1990-нчы елда районга 60 ел туу уңаеннан “Әлмәт таңнары” оештырган конкурста М.Мөдәррис абыйның мәкаләләре иң яхшысы дип табыла һәм аңа 1 нче урын бирелә. 1992-нчы елда “Ватаным Татарстан” газетасы оештырган мәзәкчеләр конкурсында да 2 нче урынны алды ул. Моңардан тыш, Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен бирелгән “Ватан сугышы”, ”Кызыл Йолдыз” орденнары, ”Будапештны азат иткән өчен”, ”Венаны азат иткән өчен”, ”В.И. Ленинның тууына 100 ел” һәм башка медальләр (барлыгы 16) белән бүләкләнә. Ә мактау кәгазьләренә килгәндә, алар өч дистәдән артык. Шулар арасында РСФСР, ТАССР Мәгариф министрлыклары, Әлмәт шәһәр партия комитеты, район халык мәгарифе бүлеге, Әлмәт язучылар оешмасы, ”Ватаным Татарстан”, ”Әлмәт таңнары” газеталары, ”Нефтяник” совхозы, ”Сөләйнефть” нефть-газ чыгару идарәсе бүләкләгәннәре дә бар. Әле тагын 1997-нче елда Рафаил Төхвәтуллин исемендәге премиягә лаек була. Мөдәррис абыйның исемен тагын да дәрәҗәлерәк итеп күрсәтердәй янә ике абруйлы исем бирелә. 2003-нчы елның 17 ноябрендә Санкт-Петербургтагы Гуманитар фәннәр академиясенең кабул ителгән карары нигезендә әлеге академиянең абруйлы әгъзасы - академик һәм ТР Президентының шул ук елның 30 декабрендәге Указы белән “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” исеме бирелә.
Миңнебай мәктәбе