“Бөек Ватан сугышы”дип аталып, тарихка кереп калган сугыш үзенең аяусызлыгы һәм миллионнарча корбаннары белән башка сугышлардан аерылып тора. Фашистлар Германиясенең “яшен тизлегендә” Советлар Союзын басып алып, халыкны коллыкка төшерәбез дип, тыныч кына яшәп яткан илгә бәреп керүе, совет халкының кискен каршылыгына очрап,озак елларга сузыла.Бары тик дүрт елдан соң гына немец фашистлары үз илләрендә тар - мар ителә.
Сугыш... Бу сүзне ишетү белән минем бөтен тәнем чымырдап куя. Мин - сугышның ни икәнен белмәүче малай. Бу сүз – минем өчен иң куркыныч сүз.
Сугыш... Безнең илнең тарихында күп сугышлар булган. Ләкин иң куркыныч, иң дәһшәтле, иң рәхимсез сугыш – Бөек Ватан сугышы булгандыр.
Сугыш Яңа Кәшер авылын да читләтеп узмаган, әлбәттә. Авыл халкы аның беренче көненнән үк барлык ир-егетләрен фронтка озаткан.
1941 елның июнендә Яңа Кәшер авыл халкы чәчү эшләрен төгәлләп, Сабантуйлар уздырганда югары уңыш алуга өметләнгән. Бу вакытта сугыш башланасын беркем дә белмәгән әле . Ә тиздән Яңа Кәшер халкы бабаларын, әтиләрен, абыйларын, улларын, энеләрен, оныкларын елый-елый сугышка озата . Күздән югалганчы кул болгап озатып калалар солдатка алынучыларны туганнары. Исән - имин генә әйләнеп кайтыгыз!- дип теләп калалар аларга. Кәшер халкы әнә шундый теләкләр белән 730 ир-егетне сугышка озата.Тик сугышка киткән кешеләрнең барысы да туган җирләренә әйләнеп кайта алмый шул. 407 якташыбыз чит җирләрдә ятып кала. Бары тик 323 авылдашыбыз гына авылга исән-сау әйләнеп кайталар. Шулар арасында минем ерак бабай да булган.
Бабам 1915 нчы елның 24 нче июлендә Әлмәт районы Яңа Кәшер авылында дүртенче бала булып дөньяга килгән. Гаиләдәге 4 бала бик иртә әтисез калган. Шуңа күрә тормышның бөтен авырлыгы Сабир бабай җилкәсенә төшкән. Аңа авыл хуҗалыгының барлык эшләрендә катнашырга туры килгән: ат җигеп сукага чыккан, чәчү чәчкән ,урып-җыю эшләреннән дә читтә калмаган.
1941елны фашист илбасарлары илебезгә бәреп кергәч, дәү бабай да сугышка киткән. Ул вакытта аңа 26 яшь булган.
Әзерлек курслары үткәннән соң, ул 59 нчы армиянең 261 нче укчы полкындагы транспорт ротасына ( 3 нче взводына) җибәрелә.
1942нче елның 23нче февралендә дәү бабай хәрби ант кабул итә һәм аларны Волхов фронтына җибәрәләр. Ленинград янындагы Чудово районындагы бу фронтта немец гаскәрләре белән бик каты сугышлар була.
Ленинград блокадасын өзү өчен 2 нче урдар армиясе, 52 нче, 59 нчы армия һәм кавалерия корпусы сугышка кертелгән була. Бабай сугышкан 59 нчы армия турында Муса Җәлилнең официаль документларында да искә алынган. Шушы каты сугышларда дәү бабай авыр яралана. Һәм аны 463 медсанбатка җибәрәләр.1942 нче елның 6 нчы июнендә Чудово районының Селище авылында урнашкан кыр шартларындагы госпитальдә уң кулына ампутация ясыйлар . Госпитальләрдә бик озак дәваланганнан соң хәрби врачлар комиссиясе минем бабайны хәрби хезмәткә яраксыз дип таба. Һәм 1942 нче елның август аенда демобилизацияләнеп, туган авылына юл тота. Кайткач, ул үзенең Волхов фронтында һаләк булуы турында хәбәр ала.
1943елны Сабир бабай Хәдичә әби белән бергә гаилә корып җибәрәләр һәм бергә- бергә 9 бала - 7 малай (Газизҗан, Галимҗан, Салихҗан, Минсалих, Раис, Альберт, Марат (минем дәү әтием) һәм 2 кыз (Хәлимә, Чәчкә) тәрбияләп үстергәннәр. Эш сөючән, тырыш, дус-тату буларак бу гаилә күпләргә үрнәк булып тора. Сабир бабай үзе белгән бөтен һөнәрләрен балаларына да өйрәтергә тырышкан. Кирәк чагында бергә-бергә эшләгәннәр, вакыты белән күңелле итеп ял да итә белгәннәр. “Гомер буена әти ару-талуны белмичә эшләде. Эштән арып кайткач, кичләрен ишек төбенә чыгып утырып, моңлы итеп җырлый иде”- дип сөйли дәү әтием аның турында.
Нәрсә турында уйланды икән ерак бабай шул вакытларда?
“Нәрсә турында генә уйласа да әти бервакытта да, бернәрсәгә дә, беркемгә дә зарланмады” -дип дәвам итте сүзен дәү әти.
Сабир исеме- сабырлыкны белдерә. Аның исеме дә җисеменә туры килгән. Ул бик сабыр, тырыш, тыныч холыклы, шуның белән беррәттән бик таләпчән дә булган. Шуңа күрә авыл халкы аны яраткан, хөрмәт иткән.
Шушы сыйфатлары өчен аны авыл халкы “Ворошилов” колхозына рәис итеп куя да инде. Бабай авылдашларының ышанычын аклый. “Сугыштан соңгы иң авыр елда да Сабир Фазлыев җитәкләгән колхоз хөкүмәткә 43 ц сөт, 233 кг йон сата” диелгән Яңа Кәшер авылы тарихында минем бабай турында. Бер җөмлә ... , ләкин күпме мәгънә салынган шул җөмләгә. Булган, уңган, яхшы җитәкче булуын күрсәтә ул
Ул пенсиягә чыкканчы колхозда төрле өлкәләрдә җитәкче вазыйфаларын үти.
Бабай сугышта үзенең сәламәтлеген югалткан, ләкин ул кешелеклеген саклап кала алган. Сугыш аны кырыс, язмышка ачулы, мәрхәмәтсез кеше итә алмаган, ә киресенчә, бернигә дә карамастан, язмыш сынауларын үтеп, көчле рухлы булып калырга мөмкинлеген, бабай үзенең тормышы белән исбат иткән. Кеше күп вакыт үз йөрәге белән бергә-бер кала. Әгәр йөрәгеңдә яшәү өмете сүнмәсә, күңелеңә куркаклык ояламаса, төшенкелеккә бирелмәсәң, димәк әле син яшисең. Яшисең икән – гомерең, гоурлык белән искә алырлык булып, үтсен. Бабайның да гомере нәкъ шундый булган. Ул күпләргә үрнәк булган һәм без аның белән горурланабыз. Язмыш сынауларына бирешмәгән, сынмаган, сыгылмаган.
Дәү бабай - Бөек Ватан Сугышы ветераны, хезмәт ветераны. Ул Беренче дәрәҗә орден һәм бик күп медальләр белән бүләкләнгән.
Сабир бабай 1998 нче елның 7 нче сентябрендә 84 яшендә вафат булган.
Дәү әтием ерак бабай турындагы истәлекләрне сөйләгәндә, мин сугышның ни дәрәҗәдә рәхимсез булуын аңладым. Мондый сугыш яңадан беркайчан да кабатланмасын иде. Шуның өчен без кулыбыздан килгәннәрнең барын да эшләргә тиешбез. Сугыш меңнәрчә гомерләрне өзәргә, хәтта кешелек дөньясын юкка чыгарырга мөмкин бит. Кешеләр шул турыда бервакытта да онытмасыннар иде.
Сугыш ветераннары елдан- ел кимеп бару сәбәпле, безнең буынга Бөек Ватан сугышы турында мәгълүмат туплау авырлаша бара. Шуңа күрә, ветераннарның, аларның балалары, оныклары сөйләгән һәрбер сүзне без кәгазьгә теркәп барырга тиешбез.
Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбызның якты истәлегенә 1975 елның 9 маенда авылыбыз уртасында һәйкәл ачылган. Ел саен Җиңү бәйрәмендә мәктәп укучылары бирегә тантаналы линейкага җыелалар. Сугыш ветераннарын чакыралар. Һәлак булган авылдашларыбызны бер минутлык тынлык белән искә алалар. Алар ил өчен, кешеләрнең азатлыгы өчен көрәшкәннәр. Яңа Кәшер халкының, туганнарыгызның исеменә тап төшермәгәннәр, яуда батырларча һәлак булганнар. Шушы җиңүгә минем бабамның да өлеше керүе белән мин бик горурланам!
Гайнутдинов Рафаэль,
6 нчы мәктәпнең 5 А сыйныфы укучысы
(җитәкчесе: Фазлыева Гүзәлия Фатыйх кызы)