- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Госман Миңневәлиев кечкенәдән үк табиб булырга хыяллана. Хыялын тормышка ашыру өчен ул туган йортын яшерен ташлап китә. Казан медицина институтына керү теләге зур булса да, башта Госман Чистайдагы рабфакны тәмамлый, ә 1935 елда югары уку йортының педиатрия факультетына укырга алына.
Әти-әнисе артык хәлле кеше булмагач, улына берничек тә ярдәм итә алмыйлар. Шунлыктан авыл егетенә уку белән бергә, тимер юл вокзалында вагоннар бушатып, үзенә ипилек акча эшләргә туры килә. Эш сменаларының берсендә Госман зур бәхетсезлеккә юлыга – сул аяксыз кала. Тик ул барыбер укуын ташламый. 1940 елда медицина институтын уңышлы тәмамлаганнан соң, аны юллама буенча Иркутск өлкәсенә, Көнчыгыш-Себер тимер юлының Зима станциясендә урнашкан хәрби госпитальгә эшкә җибәрәләр. Сугыш башлангач, Госман Миңневәлиевны фронтка алмыйлар, шунлыктан ул тылда яралыларга ярдәм итү өчен көнне-төнгә ялгап эшли. Медицина тәҗрибәсе көннән-көн арта, ә соңрак ул хирург һәм гинеколог белгечлекләре буенча махсус курсларда хәзерлек үтә.
Хатыны Зөләйха Вәли кызы да ире белән иңгә-иң куеп эшли. Ул шәфкать туташы гына түгел, тормыш иптәшенең беренче ярдәмчесе дә була. 1943 елда Миңневәлиевлар гаиләсен Татарстанга, Әгерҗе хәрби госпиталенә күчерәләр.
Анда да ул катлаулы операцияләр ясап, күпме кешенең гомерен саклап кала. Ә солдатларның берсе рәхмәт йөзеннән табибка протезга таянып эшләргә уңайлырак булсын өчен, махсус әйләнмә урындык ясап бирә.
Сугыштан соң Госман абый Әгерҗе районы “Вольный труд” поселогының участок хастаханәсендә эшли. Илленче еллар ахырында гаилә безнең районга күчеп килә һәм Госман Миңневәли улы Антоновка участок хастаханәсенә җитәкчелек итә башлый. Үз эшен һәрвакыт яратып башкара, беркемнең үтенечен дә кире какмый. Район халкы аны бик кешелекле, тәрбияле табиб буларак белә. Табиб эше – кулга алынган скальпель генә түгел, ә кеше гомере өчен зур җаваплылык алу икәнен яхшы аңлаганга күрә, кешеләргә бик игътибарлы була. Аның үз гомерендә ясаган гади һәм катлаулы операцияләрен санап бетергесез. Алтын куллы табиб булуыннан тыш, Госман абый һәрвакыт кешенең зарын тыңлап, акыллы киңәшләрен бирә, кирәк чакта тынычландыра да белгән. Ә дүрт кызы өчен ул һәрвакыт кайгыртучан әти дә булган. Кызлары барысы да әтисе юлыннан китеп, медицина белеме алганнар. Ә төпчеге Галиянең балачак еллары хастаханәдә, әти-әнисе янында үткәнгә күрә, мәктәпне тәмамлагач ике дә уйлап тормыйча, кайчандыр әтисе белем алган уку йортына укырга керә. Галия Госман кызын безнең районда белмәгән кеше юктыр. Ул утыз елдан артык район хастаханәсендә педиатр, эндокринолог булып эшләде. Үзе әйтүенчә, тормыш иптәше, шулай ук табиб булып эшләүче Равил Таҗи улы белән алар һәрвакыт әтисеннән үрнәк алганнар, аның акыллы киңәшләренә колак салганнар.
Флюра Госман кызы озак еллар буе Антоновкада акушер булып эшләде, хәзер бу эшне кызы Светлана дәвам итә. Шулай итеп, гомерен кешеләрне дәвалауга багышлаган, үзенең үҗәтлеге аркасында гап-гади авыл малаеннан тәҗрибәле табибка әверелгән Госман Миңневәли улы нигез салган династияне әле дә лаеклы дәвам итәләр.