- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Корпункт:
Чурибураш авылында яшәүче Диләүфрүз әби Габидуллина 90 яшьлек олы юбилее уңаеннан Ил башлыгының Котлау хатын, район башлыгының Котлау открыткасын, бүләкләр, чәчәк бәйләме алды. Аны район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров, Чурибураш авыл җирлеге башлыгы Илгиз Мифтахов котлады.
Диләфрүз әби тормыш иптәше, сугыш һәм хезмәт ветераны Гаделҗан бабай белән парлы, матур гомер кичергән, 4 бала тәрбияләп үстергәннәр. Хәзер балалар, онык, оныкчыклар хөрмәтен тоеп яшиләр.
Диләфрүз әби колхозның төрле авыр хезмәтләрендә эшләгән. Трактор руле артына утырып, кырлар иңләгән.
“Тракторда бик яратып эшләдем. Тагын эшлисем килеп калды әле, – ди ул үзе.