Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Диләфрүз әби Габидуллина 90 яшьлек олы гомер бәйрәмен каршылады

  • ВКонтакте
  • Одноклассники
  • РњРѕР№ РњРёСЂ
    • Twitter
    • Скопировать ссылку

Диләфрүз әби Габидуллина 90 яшьлек олы гомер бәйрәмен каршылады

Корпункт: 
Апастовский

Чурибураш авылында яшәүче Диләүфрүз әби Габидуллина 90 яшьлек олы юбилее уңаеннан Ил башлыгының Котлау хатын, район башлыгының Котлау открыткасын, бүләкләр, чәчәк бәйләме алды. Аны район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров, Чурибураш авыл җирлеге башлыгы Илгиз Мифтахов котлады.

Диләфрүз әби тормыш иптәше, сугыш һәм хезмәт ветераны Гаделҗан бабай белән парлы, матур гомер кичергән, 4 бала тәрбияләп үстергәннәр. Хәзер балалар, онык, оныкчыклар хөрмәтен тоеп яшиләр. 
Диләфрүз әби колхозның төрле авыр хезмәтләрендә эшләгән. Трактор руле артына утырып, кырлар иңләгән. 
“Тракторда бик яратып эшләдем. Тагын эшлисем килеп калды әле, – ди ул үзе.

Опубликовано 1 August, 2018 - 10:39 пользователем Ногманов Рамис ...

Source URL (modified on 01/08/2018 - 10:39):https://tatfrontu.ru/tt/news/dilfruz-bi-gabidullina-90-yashlek-oly-gomer-byrmen-karshylady