Илебезнең тыныч тормышта яшәвенә инде 77 ел була. Әлбәттә, без Бөек Ватан сугышының дәһшәтле вакыйгалары турында мәктәп программасында бирелгән әсәрләрдән, нәфис әдәбияттан , кинофилмьнардан күреп, әби- бабаларыбыз сөйләгәннәрдән ишетеп бик күп беләбез.
Сугыштагы батырлыклар 77 еллык тарих катламы астында калды. Бүгенге көннәргә кадәр халык күңелендә сакланган каһарманнарыбызның батырлыклары эле дә күнелләрдә саклана. Без
аларны онытмаска, сафлары азая барган сугыш ветераннарын, тыл батырларын хөрмәт итәргә, зурларга, батырлыкларын киләчәк буыннарга тапшырырга тиеш. Бүгенге буын яшьләренә
илебезнең данлы үткәне, күренекле шәхесләре, аларның тормышлары һәм ялкынлы иҗат юллары турында мәгълүмат бирүне, туган ил, туган җир өчен гомерләрен кызганмаган
каһарманнарыбызга карата горурлану һәм кызыксыну хисе тәрбияләүне максат итеп куябыз.
Шушы уңайдан мәктәбебездә төрле кичәләр үткәрәбез. Ветераннарыбызны сыйныф сәгатьләренә чакырып, дәрес –викториналар үткәрәбез, түгәрәк өстәлләр ясыйбыз. Алар безгә
ачы сугыш көннәрен хәзерге матур тормыш белән чагыштырып,сөенә-сөенә сөйләп калырга ашыгалар...
Билгеле булганча, Бөек Ватан сугышы татар халкы өчен зур сынау була. Татарстаннан гына да 560 мең кеше сугышка алына. Алар арасында күбесе яшьләр була. Бик күбесе сугыш
кырларында батырларча һәлак була. Татрстаннан 200 гә якын кеше Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. Алар арасында М.Җәлил, М. Сыртланова, Г. Гафиятуллин кебек танылган
якташларыбыз да бар.
Бөек Ватан сугышы башлануга бик күп язучыларыбыз, шагыйрьлребез зур көрәшкә кушылдылар. Шундыйлардан безгә бик күп әсәрләре , шигырьләре таныш булганнар. Менә алар:
Г.Әпсәләмов, И.Гази, А.Шамов, Ф Кәрим, Г.Кутуй, Ә Еники, Ш.Маннур, Ш. Мөдәррис, М.Җәлил, А.Алиш. Кызганычка каршы, 30 дан артыгы сугыш кырларында, әсирлектә һәлак
булдылар. Ләкин без алар турында онытмыйбыз, һәрдаим дәресләрдә,дәрестән тыш чараларда искә алабыз, шигырьләрен, әсәрләрен яратып укыйбыз.Фронтовик язучылар Ә Еники һәм герой –
шагыйрь М.Җәлилнең батырлыкларына сокланабыз, әсәрләрен укып хисләнәбез.
Буыннан – буынга күчә торган Тарих вакытлар узу белән дә әһәмиятен югалтмый, киресенчә, арта гына бара. Моның шулай булуын без әдәби әсәрләрне укып исбатлыйбыз, тагын бер тапкыр
инанабыз. Безнең әти- әниләребез дә, абый- апаларыбыз да нәкъ менә шушы әдипләрнең әсәрләрен укып өйрәнеп үскәннәр., без дә әдәбият дәресләрендә аларның тормыш иҗатларын
өйрәнәбез, әсәрләренә сокланабыз, алар белән горурланабыз. Алар алдында баш иябез!
Бу батыр йөрәкле шәхесләребезнең әсәрләре, шигырьләре табигатьне яратырга; туган илне, Ватанны сөяргә, аңа тугрылыклы булырга өйрәтә. Туган халкы аларның исемнәрен мәңге
онытмас. Укучыларыбызны әсәрләрдәге геройлар кебек илгә, халыкка турылыклы, намуслы, дус, бердәм булып үсэргэ ойрэту-безнен бурыч. Укучыларыбызның Геройларга булган мәхәббәтләре
сүнмәсен, аларның якты истәлекләре күңелләрендә мәңге саклансын иде...
Садреева Ильмира Роберт кызы,
Әлмэт шәһәре 15 нче гомуми белем бирү мәктәбенең
туган тел һәм әдәбият укытучысы, апрель, 2022ел