Арча-Әтнә хәрби комиссариатыннан 19 июнь көнне иртәнге алтыда бер төркем делегация, матур традицияне дәвам итеп, Суслонгерга бардылар. Хәтер мәңгелек. Бөек Җиңү көне, Бөек Ватан сугышы бшланган көн алдыннан, биредә мари урманнарында гомере өзелгән авылдашларыбыз, якташларыбыз, татарстанлыларның рухларына дога кылып, каберлеккә чәчәкләр утыртуны, барырга теләге булганнарны алып баруны хәрби комиссариат матур традициягә әйләндерде. 2015 елда Суслонгерга беренче тапкыр аяк баскандагы авырлыкны, шомны, түгелгән күз яшьләрен, кайтканнан соң шул энергетика белән яшәүне...аңлату бик авыр. Суслонгер, Сурок...-бу урманнарда йөзләгән күз озатып йөри, биредә ят сулышны ишетеп була...Хәзер үзгәрәк. Тынычрак. Әрвахларның рухы тынычланган күк. Дин әһелләре тарафыннан укылган Коръән аять-сүрәләре быелда мәрхүмнәрнең рухларына барып җиткәндер дип ышаныйк.Әмиииин.
Сүрия Мингатина